Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь 2018, 13:42

Намусыгыз бармы?

Бүген оператив киңәшмә барышында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров властьларның Бөрҗән районында ике күперне төзеп бетерә алмауларына канәгатьсезлек белдерде.

Бүген оператив киңәшмә барышында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров властьларның Бөрҗән районында ике күперне төзеп бетерә алмауларына канәгатьсезлек белдерде.


Район хакимияте башлыгының чыгышын тыңлаганнан соң, ул Нәби авылында күпернең 2011 елдан төзелеп бетә алмавын ишетеп, бөтенләй кызып китте.
— Сез үзегезнең нәрсә сөйләгәнегезне ишетәсезме соң ул? 2011 елдан бирле ике бәләкәй күпер төзисез. Намусыгыз бармы? Сезне миңа төргәкләп эштән бушата башларгамыни инде? Дүшәмбе министр үз аякларында шушы күперләр аша йөреп каткач, андагы хәлләрне миңа җиткерерсез, — диде Радий Фәрит улы.
Читайте нас: