Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь 2018, 13:47

Мине алдарга тырышмагыз!

Оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Баймак районында килеп туган хәлгә ачыклык кертте.

Оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Баймак районында килеп туган хәлгә ачыклык кертте.


Районда булган чакта Радий Фәрит улына урындагы халык укытучыларга кагылышлы зарларын сөйләгән иде. Район хакимияте башлыгы Илшат Ситдыйков бу уңайдан күрсәтмәләрен берничә тапкыр үзгәрткән.
Радий Хәбиров бу җәһәттән күптән түгел Свердловск өлкәсендә булган хәлне искә төшерде: анда яшьләр департаменты җитәкчесе Ольга Глацких, яшьләргә дәүләт берни дә тиеш түгел, дип белдергән иде.
— Сез күрсәтмәләрегезне өч тапкыр үзгәрттегез. Беренчедән, бу матур түгел. Мондый акылсызлык эшләмәгез. Күрше төбәктә бер кыз ниләр сөйләп ташлады, бөтен ил шаккатты. Башыгызны бервакытта да югалтмагыз.
Икенчедән, мине беркайчан да алдарга тырышмагыз. Бу барыгызга да кагыла. Ничек бар, шулай әйтегез, чөнки без мөнәсәбәтләрдәге иң мөһим нәрсәне – ышанычны югалтачакбыз. Ул югала икән, мин бердәм эшне дәвам итүнең мәгънәсен күрмим. Моннан сабак алыгыз, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: