Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Кытайга рәсми сәфәре барышында спортка һәм диетага мөнәсәбәте турында сөйләгән.
— Ниндидер катгый диеталарда утырмыйм, әлбәттә. Ләкин файдалы азык белән тукланырга тырышам. Миңа калса, Кытайда әзерләнгән ризык нык файдалы. Һәм инде төнгә каршы күп ашамаска кирәк, бу нык зыялы, — дигән ул.
Ул төрле вакытта төрле спорт төре белән шөгыльләнүен әйткән. Медведев йөзә, велосипедта йөри, бадминтон уйный, тау чаңгысында шуа.
— Уңышка ирешергә теләүче һәр кеше спорт белән шөгыльләнергә тиеш, — ди ул. — Мин университетта да, мәктәп елларында да шөгыльләндем. Ишкәк ишү, җиңел атлетика — берсе дә калмады. Әле форманы югалтмас өчен көн дә ниндидер физик күнегү ясыйм.