Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 ноябрь 2018, 13:11

Дума депутатлары төбәк мәнфәгатьләрен якларга тиеш

Башкортстаннан сайланган Дәүләт думасы депутатларының потенциалы тулысынча кулланылмый. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, депутатларның, кайсы партия әгъзасы булуга карамастан, барысын да республика халкы сайлавын билгеләде.

- Халык якланган булуын, үзенең проблемалары хәл ителүен, уңайлы тормыш шартлары тудырылуын тели, - диде Радий Хәбиров Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт думасы депутатлары белән очрашуда.
Республика җитәкчесе депутатлар корпусы эшчәнлеген яхшы белүе, Русия Президенты Хакимиятенең Эчке сәясәт идарәсендә эшләгән чорда җентекле өйрәнүе турында белдерде.
- Дәүләт думасы депутатларының эш үзенчәлекләрен, фракция дисциплинасын яхшы беләм һәм аңлыйм. Башкортстан халкы мәнфәгатьләрендә активрак эшләргә чакырам, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: