Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 ноябрь 2018, 16:59

Рөстәм Хәмитов “Башнефть”нең директорлар советын җитәкләячәк

Русия Президенты Владимир Путинның Русия субъектларының отставкага киткән җитәкчеләре белән очрашуы вакытында аларга яңа эш урыннары тәкъдим ителде.

Русия Президенты Владимир Путинның Русия субъектларының отставкага киткән җитәкчеләре белән очрашуы вакытында аларга яңа эш урыннары тәкъдим ителде.


Башкортстанның элекке Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Башнефть” акционерлар нефть компаниясенең директорлар советын җитәкләячәк, дип хәбәр итә “Известия”.
Рөстәм Хәмитов 11 октябрьдә үз теләге белән республика җитәкчесе вазыйфасыннан отставкага китте. Соңгы чыгышларының берсендә ул арытаба сәясәттән китүе һәм эшчәнлеге производство белән бәйле булачагы турында белдергән иде. “Мин сәясәт белән шөгыльләнмәячәкмен. Иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашмаячакмын. Производство, фән, тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнермен, дип уйлыйм”, - диде.
Читайте нас: