Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 июль 2018, 11:14

Һәркемне ишетү мөһим, яисә ачыктан-ачык сөйләшү

“Кадрлар барысын да хәл итә!” дигән чакыру беркайчан да көн кадагыннан төшмидер ул. Чөнки вакыт барлык власть һәм идарә органнары эшенә торган саен катырак таләпләр куя.

Алар ярдәмендә дәүләт дәрәҗәсендә прогноз-аналитика эшчәнлегендәге бөтен җитешсезлекләр һәм хәл кылынмаган мәсьәләләрне ачыкларга мөмкин. Мәгълүм булуынча, пенсия реформасы проектын тикшерү барышында илебез гражданнары өчен мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Район активы белән очрашу барышында Дәүләт Думасы депутаты Инга Юмашева, бу иң күп тикшерелүче һәм социаль әһәмиятле тема, чөнки бөтен нәрсә пенсия яшен тикшерүгә генә кайтып калмый, дип билгеләде.

Реформаның асылы пенсия яшен күтәрү генә түгел, ә пенсионерларның керемен арттырудан да гыйбарәт. РФ Хөкүмәте шуны максат итеп куя. Илдә эшләүчеләрнең һәм эшләмәүчеләрнең сан нисбәте үзгәрә. Демографик хәл шундый ки, бүген эшләүче гражданнар пенсионерлардан азрак тәшкил итә. Һәм бу баланс елдан-ел арта гына барачак. Әлеге җәһәттән конструктив тәкъдимнәр һәм фикерләр таләп ителә. Бер сүз белән әйткәндә, пенсия реформасының төп бурычы – пенсионерларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, пенсияләр күләмен арттыру, һәм әлеге юнәлештә актив эш алып бару зарур.

“Түгәрәк өстәл” эше бәхәс мәйданын хәтерләтте. Район хакимиятендә күптән мондый очрашу булганы юк иде. Фикер алышуда Пенсия фондының райондагы идарә начальнигы Айдар Шәмсетдинов катнашты. Аның чыгышы кызу бәхәсләр тудырды. Элек авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкләгән кеше буларак, ул җирдә эшләүчеләрнең пенсия яшен билгеләгәндә башка шартлар булырга тиешлегенә басым ясады.

Муниципаль район Советы депутаты Роберт Ситдиков, Первомайский авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Замира Мозговая үзләренең чыгышы белән сөйләшүгә аерым тон өстәде. Алар русиялеләрнең яшәү дәрәҗәсен һәм пенсия яшен алга киткән илләрдә яшәүчеләрнеке белән чагыштыру дөрес булмавын, бездә ир-егетләрнең пенсиягә кадәр яши алмавын әйтергә теләде, шундый шартларда ничек аларга пенсиягә чыгу яшен 65 яшькә кадәр арттырырга мөмкин, янәсе.

Райсовет депутаты Нурлан Ганиев яшьләр арасында эшсезлек дәрәҗәсенең югары булуын әйтте. Күтәрелгән проблеманы тикшерүне дәвам итеп, Благовар мәгълүмат үзәге директоры Лира Гафарова “Бу хезмәт базарында баланс бозылуга китермәсме?” дигән сорау бирде.

Хакимият башлыгы урынбасары Таһир Мостаев дәүләтнең , бәлки, башка альтернатив рычаглары бардыр, һәм аларны кулланып карарга кирәктер дигән фикер белдерде.

Очрашуга йомгак ясап, район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов җыелучыларга берлектәге конструктив эш өчен рәхмәт әйтте һәм пенсия реформасының күптән өлгереп җитүен һәм аны бөтен плюсларны һәм минусларны үлчәп, эзмә-эзлекле гамәлгә ашырырга кирәклеген билгеләде.

Лира Гафарова.
Читайте нас: