Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 июнь 2018, 11:46

Киңәшмә үткәрелде

Күптән түгел “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлек конференциясе үтте, анда бүлек секретаре Ю.А.Коземаслов, район хакимияте башлыгы урынбасарлары, район Советы депутатлары, авыл биләмәләре башлыклары, башлангыч бүлек секретарьләре һәм ревизорлары, партия яклыларның координация советы һәм урындагы контроль комиссиясе әгъзалары, делегатлар катнашты.

Урындагы бүлек секретаре Ю.А.Коземаслов үзенең чыгышында муниципаль район территориясендә партия проектларын гамәлгә ашыру буенча эшне дәвам итү зарурлыгын сызык өстенә алды, киң мәгълүмат чараларында партия кабул иткән карарларны һәм ирешелгән уңышларны яктыртырга, Интернет челтәрендә эшне оештырырга, урындагы сәяси совет, урындагы бүлек башкарма комитетына, башлангыч бүлек секретарьләренә оештыру һәм сәяси эш дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә кирәклеге, актив халык арасыннан партия яклылар һәм партия әгъзалары сафына кабул итү буенча эшне активлаштыру, җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшен дәвам итү, аның гражданнар һәм власть органнары арасында бәйләүче звено булуына ирешергә кирәклеге турында сөйләде.

Урындагы контроль комиссиясе әгъзасы З.Ф.Сәламова партиянең һәр башлангыч бүлегендә взнос җыю турында чыгыш ясады, мәгълүм юнәлештә эшне активлаштыру таләп ителүен игътибарга алды.

“Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе”нең урындагы бүлек җитәкчесе, Благовар муниципаль район Советы депутаты Н.Р.Ганиев яшьләр оешмасының тәүге яртыеллыкта башкарган эше турында доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук партия конференциясендә делегатлар урындагы сәяси совет әгъзаларының вәкаләтләре тәмамлану өчен тавыш бирде. Сафны яңартуга бәйле урындагы сәяси совет составына яшерен тавыш бирү юлы белән И.Ф.Сәфәргалиева һәм М.З.Зарипова кабул ителде.

“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлегенең Уфада үтәчәк конференциясендә безнең районнан Р.Р.Вахитов катнашачак.

Чара ахырында урындагы бүлек секретаре яңа әгъзаларга партия билетлары тапшырды. Активистлар да бу көнне читтә калмады: партия эшен оештыруда актив катнашканнары өчен башлангыч бүлек секретарьләре урындагы бүлекнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Нурлан ГАНИЕВ.
Читайте нас: