Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 июнь 2018, 12:06

Максат – территорияне лидерлар сафына чыгару

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Сибайга эш сәфәре барышында “Урал аръягы-2018” икътисади форумында чыгыш ясады, җитештерү һәм инфраструктура объектларын карады, шәһәр җитәкчелеге белән территорияне үстерү перспективаларын тикшерде.

Республика җитәкчесе Ырынбур өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән “Домокомплект” программасы буенча төзелүче торак йортны карады. Бу проект республикада 2011 елдан гамәлгә ашырыла. Ул бура яисә борыстан эшләнгән әзер торак йорт комплектларын сатып алуга ташламалы заем бирүне күзаллый.
Сибайда республика Башлыгы “БашЭкоРесурс” җәмгыятенең җитештерү мәйданында булды. Компания урындагы чималдан шпон, фанера, агач плитәләр һәм панельләр җитештерүгә махсуслашкан. Рөстәм Хәмитов биредә җитештерелүче продукция белән танышты, куәте аена 120 кубометр булган шпон җитештерү цехын карады, җитәкчелек белән арытабангы үсеш перспективаларын тикшерде.
“Сибайводоканал” предприятиесендә Рөстәм Хәмитов эчәр суны чыгару, ташу һәм файдалану буенча “Стриж” инновацион системасын кертү нәтиҗәләре белән танышты. Республика Башлыгы предприятие җитәкчелеге белән шәһәрнең су тәэминаты системасы торышы, су сыйфаты, аны исәпләү җиһазлары бәясе, “Стриж” системасын кертүдән икътисади нәтиҗә мәсьәләләрен тикшерде.
Эш сәфәре барышында төбәк җитәкчесе Сибайда автомобильләр өчен газ тутыру компрессор станциясе төзелеше белән танышты. Аның җитештерү куәте елына 6,7 миллион кубометр тәшкил итәчәк. Объект мартта төзелә башлаган, аны агымдагы елның сентябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Башкортстан Башлыгы төбәктә әлеге станцияне үстерү буенча арытабангы планнарны, шулай ук, республика җитештерүчеләренең компрессор җиһазларын төзелештә файдалану мөмкинлекләрен тикшерде.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: