Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 июнь 2018, 12:05

Форум эшлекле шартларда үтте

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Сибайда үткән “Урал аръягы-2018” икътисади форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Җыен эшкуарлыкның төп үсеш нигезе өчен уңайлы инвестицион мохит булдыруга багышланды.

Анда Ырынбур өлкәсе губернаторы Юрий Берг, федераль һәм төбәк дәүләт власте органнары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, эре предприятие җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Форум барышында берничә инвестицион килешүгә кул куелды.
Утырыш алдыннан Рөстәм Хәмитов һәм Юрий Берг Урал аръягы муниципаль берәмлекләренең инвестицион куәтенә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Анда, шулай ук, Башкортстанның инвестицион порталы, инвестицион мәйданнарның интерактив картасының техник мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Ул инвесторга тиешле инфраструктура һәм коммуникацияләре булган бина яисә җир участогын сайларга, файдалы казылмалар яткылыгы турында мәгълүмат алырга ярдәм итә.
Күргәзмә барышында республика Башлыгы эшкуарлар белән төрле эшләнмәләрне тикшерде, башка төбәк вәкилләре белән Башкортстанда җитештерү мөмкинлекләрен карады.
Читайте нас: