Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 июнь 2018, 11:04

Халык әйтсә — хак әйтә

Русия Президенты Владимир Путин уналтынчы тапкыр “туры элемтә” үткәрде. Дәүләт башлыгы ил халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Эфир алдыннан 2 миллионга якын сорау җыелган иде. Сорауларның күпчелеге пенсия реформасы, ярлылык дәрәҗәсе, бензин бәяләре һәм икътисади үсеш темасына кагылды.

Ел саен “туры элемтә” форматына ниндидер үз­гәреш кертелә. 2016 елда аны балалар сораулары белән аралаштырганнар иде. Былтыр Владимир Путин, әлеге чарадан соң губернаторлар белән очрашкан вакытта, аларга шушы төбәктән “туры элемтә”гә килгән шикаятьләр җыелган яшел папкалар тапшырды.
Быел да Президентның халык белән аралашу форматы үзгәр­телгән иде. Президентка залдан сорау бирү мөмкинлеге булмады. Студиядә тамашачылар юк иде. Бу юлы игътибар “Туры эфир”га килә алмаган русиялеләрнең со­рауларына юнәлтелде, димәк, алар белән чын-чынлап турыдан-туры бәйләнеш оештырылды.
“Тулы элемтә” вакытында губер­наторлар һәм министрлар эш урыннарында булды – Президент гражданнардан килгән көнүзәк сораулар буенча, алар белән бәй­ләнешкә кереп, күрсәтмәләр бирде.
Русиялеләрдә дә алга китү сизелде. Алар хәзер шалтыратулар белән генә чикләнмичә, актив рәвештә видеомөрәҗәгатьләр җи­бәрде. Аларда инде дәгъва белдерелгән объектлар аермачык күренде.
Тәүге тапкыр залда “туры элемтә”не әзерләүдә актив катнашкан волонтерлар өчен сектор булдырылган иде.
Чара вакытында колл-үзәк операторлары телефоннан мөрәҗә­гатьләр кабул итүен дәвам итте. Студиядә интерактив экраннар куел­ган иде, алар берьюы 45 видеосигнал кабул итә алды. Экранда СМС, ММС, видеошалтыратулар чагылып барды.
“Туры эфир”ның кереш өле­шендә Владимир Путин бүгенге социаль-икътисади хәл турында бәян итте. Аерым алганда, ул икътисад үсеше өчен тотрыклы шартлар тудырылуы, халыкның хезмәт хак­лары һәм кереме артуы, димәк, тормыш дәрәҗәсе үсүе турында белдерде. Ләкин икътисадны үстерү планнарын гамәлгә ашыру өчен өстәмә рәвештә 8 триллион сум акча таләп ителә. Ил башлыгы бу акчаны табу юллары билгеле булуын әйтте.
Күптән түгел Президент ил Хөкүмәте алдында 2025 елга хәерчелекне ике тапкыр киметү һәм гомер озынлыгын 76 яшькә җиткерү турында җитди бурычлар куйган иде. Аларны гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәтнең барлык мөмкин­лекләре бар, дип белдерде ул.
Читайте нас: