Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 июнь 2018, 13:53

Сез иң изге кеше икәнсез

Уфада Русия дәүләт социаль яклау системасының 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Ул тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Ел саен сезгә 1 миллионга якын кеше мөрәҗәгать итә. Республиканың 300 меңнән артык гражданы дәүләтнең даими игътибары үзәгендә, шуларның өчтән бер өлеше – өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар. Сез авыруларга һәм аз тәэмин ителгәннәргә, инвалидларның тулыканлы, өлкәннәрнең актив тормышын озынайтуга ярдәм итәсез. Алар сезгә, системага, власть органнарына ышана. Бу сезнең эшегезне җаваплы, мөһим һәм кирәкле итә. Җәмгыятьтәге социаль тотрыклылык күп очракта сезнең киеренке хезмәтегез нәтиҗәсе, – диде Рөстәм Хәмитов.
Ул шушы юнәлештәге максатлар белән уртаклашты. Аерым алганда, балигъ булмаган сигез бала тәрбияләүче гаиләләргә бер тапкыр 600 мең сум акча биреләчәге турында белдерде. Әлегә аны 9 бала үстерүчеләр генә ала иде. Хөкүмәт бу документка тиешле үзгәрешләр кертергә тиеш.
Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Читайте нас: