Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 апрель 2018, 12:51

Үзәктә — халык мәнфәгатен яклау

Мәртәбәле форумда республика Башлыгы бу юнәлештә мөһим бурычлар билгеләде. 20 апрельдә Уфада Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең VII съезды үтте. Форум эшендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, Башлык Хакимияте һәм Хөкүмәтнең җаваплы хезмәткәрләре, район һәм шәһәр, авыл биләмәләре башлыклары, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республиканың җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Съездда, шулай ук, 715 делегат килүе турында хәбәр ителде.

Мәртәбәле форумда республика Башлыгы бу юнәлештә мөһим бурычлар билгеләде.
20 апрельдә Уфада Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең VII съезды үтте. Форум эшендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, Башлык Хакимияте һәм Хөкүмәтнең җаваплы хезмәткәрләре, район һәм шәһәр, авыл биләмәләре башлыклары, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республиканың җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Съездда, шулай ук, 715 делегат килүе турында хәбәр ителде.
Муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең чираттагы съезды башкаланың “Башкортостан” концерт залында узды. Биредә республика шәһәрләре һәм районнарыннан китерелгән күргәзмә стендларда Башкортстанның һәр тармагындагы казанышлар, инновацион технологияләргә нигезләнгән эшләнмәләр съезд делегатларының һәм кунакларның күңеленә хуш килде.
Дәрәҗәле очрашу башланыр алдыннан, республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов урындагы үзидарә көне уңаеннан биредәге “Гаилә” районара үзәкләре тәкъдим иткән дистәгә якын стенд белән танышты. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү базасы нигезендә оештырылган әлеге үзәкләр республикада гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, балаларны әхлакый тәрбияләү һәм шул исәптән авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә зур эш башкара. Рөстәм Хәмитов, һәр стенд янына диярлек тукталып, әлеге үзәктә эшләүче белгечләр, ата-аналар белән аралашты. Шушы юнәлештәге проблемаларны хәл итү буенча фикерләре белән кызыксынды. Җанлы очрашу барышында республика Башлыгы әлеге үзәкләр тарафыннан тормышка ашырылган проектлар, гаиләләрнең ял сәгатьләрен фәһемле һәм күңелле үткәрүдәге алымнары белән ихлас кызыксынды һәм мондый чараларны тагын да җанлырак оештыру өчен аларга тиешле ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыклады.
Республикада урындагы үзидарә органнары көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы, халык мәнфәгатьләрен яклауда мөһим орган булып кала. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның съезддагы чыгышында төп игътибарның урындагы үзидарә органнарының үзаллылыгын һәм кешеләрнең аларга карата ышанычын арттыруга, гражданнарның инициативасын үстерүгә һәм, шулай ук, чиновниклар эшчәнлегендәге һәр юнәлештә ачыклык тәэмин итүгә бирелүе дә очраклы түгел.
Мәгълүм булуынча, узган елда ил башлыгы Владимир Путин мөһим документка кул куйган иде. “2025 елга кадәр Русия Федерациясе төбәкләрен үстерүнең дәүләт сәясәте нигезләре” дип атала ул. Аңарда илебезнең барлык төбәкләренең халык яшәгән пунктларында алдагы җиде ел дәвамында тиешле инфраструктура булдыру юнәлешендә мөһим эшләр башкару күз уңында тотыла. Документта барлык русиялеләрнең тормыш-көнкүреш хәлләрен яхшыртуга өстенлек бирелә.
— Проблемалар бар. Бигрәк тә зур булмаган авылларда яшәүчеләрнең ихтыяҗлары әлегә тулысынча канәгатьләндерелми. Без, гражданнар, уңай үзгәрешләрне кәгазьдәге отчетларда түгел, ә реаль тормышта тоярлык яхшы яшәү шартларын булдыру юнәлешендә нәтиҗәлерәк эшләргә тиешбез, — диде Рөстәм Зәки улы.
Белешмә. Узган елда “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасы кысаларында муниципаль районнарга 750 миллион сум юнәлтелде. Республика бюджетыннан авыл биләмәләренә 2011 елдан башлап торак пунктларын төзекләндерүгә, коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә, янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә һәм юл эшчәнлегенә финанс бүленә. Узган елда шушы максатларга 420 миллион сум бирелгән.
Республика Башлыгы муниципалитетлар алдындагы бурычлар, көн кадагындагы проблемалар һәм якын киләчәктәге максатлар белән таныштырды. Авылда кооперацияне, аграр тармакта терлекчелек тармагын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясен тормышка ашыру буенча мөһим бурычлар куела. Алар аграр җитештерүне арттыруда гына түгел, ә меңнәрчә яңа эш урыны булдыруга, гражданнарның шәхси инициативаларын үстерүгә дә зур этәргеч бирәчәк.
Делегатлар игътибарына тәкъдим ителгән чыгышта җәмәгатьчелек инициативаларына ярдәм итү, урыннарда карар кабул иткәндә гражданнарны җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыру аерым урын алып торды. Рөстәм Хәмитов, авыл старосталары эшчәнлеге яхшы оештырылган биләмәләрнең тәҗрибәләрен өйрәнү мөһим, дигән фикердә. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 3700дән артык авыл старостасы эшли.
— Башта ук шуны кисәтергә телим: авыл старосталарын сайлау ниндидер ясалма компания булырга тиеш түгел һәм “үз кешеләр”не билгеләүгә, яки старосталарны билгеләгәндә халыкка ниндидер басым ясалырга урын калмаска тиеш. Бу абруйлы вазыйфага чын мәгънәсендә иң хөрмәтле һәм югары абруйга, идарә итү осталыгына ия булган кешеләр генә сайланырга тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы.
Шул ук вакытта. Урындагы инициативаларга ярдәм итү программасы кысаларында республика шушы максатларга ел саен 600-700 миллион сум акча бүлә. Берничә ел элек ул Урал аръягы районнарында гына гамәлдә булса, хәзер барлык муниципаль берәмлекләр дә катнаша. Дүрт ел дәвамында меңнәрчә урында инициатива хупланып тормышка ашырылды.
Республика җитәкчесе күптән түгел Башкортстан телевидениесендә оештырылган “Туры элемтә” барышында гражданнардан 10 меңгә якын мөрәҗәгать алынуы турында хәбәр итте. Аларның күбесе, диде ул, муниципаль власть органнары карамагында һәм әлеге мөрәҗәгатьләр урындагы әһәмияттәге проблемаларның һаман да тиешле дәрәҗәдә тиз һәм нәтиҗәле хәл ителмәвен күрсәтә. Рөстәм Зәки улы сүзләренә караганда, күп нәрсә муниципалитетларның халык арасында аңлату эшләрен ни дәрәҗәдә грамоталы алып баруына бәйле. “Еш кына фәкать тиешле мәгълүмат булмау, гражданнарның теге яки бу хәлләрне аңлап җиткермәве шикаятьләргә сәбәпче була һәм нәтиҗәдә социаль киеренкелек, иҗтимагый конфликтлар туа. Гражданнарны шәхси кабул итүне, җыеннарны, мөһим мәсьәләләр буенча җыелышларны ешрак үткәрергә, кешеләр белән турыдан-туры ачык очрашуга чыгарга кирәк”, — дигән бурыч куйды Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы аерым юнәлешләрдә, бигрәк тә төзелеш, инвестиция өлкәләрендә әлегә тулысынча хәл ителмәгән проблемалар булуын әйтте. Аерым авылларда күперләр, юллар төзелешенә игътибарны арттырасы бар. Аларны хәл иткәндә муниципаль властьның, бизнесның һәм гражданнарның активлыгы да мөһим роль уйный. Рөстәм Хәмитов катлаулы мәсьә-ләләрне хәл итүдә муниципаль власть органнарның, берәмлекләрнең бердәм эш итәчәкләренә, граждан-нарның шәхси инициативаларын үстерүдә һәм бизнесның активлыгы үсәчәгенә зур ышаныч белдерде.
Съездда катнашучыларны республиканың Муниципаль берәмлекләр ассоциациясе идарәсе рәисе Алексей Шмелев узган елгы эш йомгаклары белән таныштырды, алда торган бурычлар турында сөйләде.
Төрле мәсьәләләр буенча фикер алышуда аерым районнар хакимияте башлыкларының чыгышлары тыңланды. Форум республика сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: