Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 апрель 2018, 12:52

Эш, нәтиҗә, иминлек!

Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов төбәк халкы белән туры эфирда аралашты. Хәбәр ителүенчә, 19 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстан юлдаш телевидениесендә туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирде. Ике сәгать ярым барган тапшыру дәвамында республика җитәкчесе җәмгысы өч дистәдән артык сорауга җавап бирергә өлгерде. Түбәндә, безнең карашка, алар арасыннан иң мөһим һәм көнүзәк булганнарына аерым тукталабыз.

Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов төбәк халкы белән туры эфирда аралашты.
Хәбәр ителүенчә, 19 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстан юлдаш телевидениесендә туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирде. Ике сәгать ярым барган тапшыру дәвамында республика җитәкчесе җәмгысы өч дистәдән артык сорауга җавап бирергә өлгерде. Түбәндә, безнең карашка, алар арасыннан иң мөһим һәм көнүзәк булганнарына аерым тукталабыз.
Уңышлар байтак,
бурычлар тагын да зуррак
— 2017 елны яхшы тәмамладык. Керемнәр 200 миллиард сумга якынлашты. Мондый күрсәткечләргә ия төбәкләр бармак белән генә санарлык. Шул ук вакытта хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак.
Беренчедән, былтыр төбәк икътисадына инвестицияләр кимеде. 70 миллиард сумны алып бетермәдек. Бу нефть эшкәртү, нефть химиясе предприятиеләрендә яңа корылмалар төзү өлкәсендә эш күләменең азаюы белән бәйле. Башка тармак предприятиеләрендә дә эшлекле активлык кимеде.
Икенче мөһим мәсьәлә — туымның кимүе. Былтыр, 2016 елдагы белән чагыштырганда, сабыйлар 10 процентка азрак туды. Моңа демографик “чокыр” һәм икътисадтагы хәл-шартлар сәбәпче булды. Дөрес, туым кимү белән бергә үлем очраклары да кимеде. Гомум алганда, демография күрсәткече минус белән бара, былтыр ул минус 1 мең кеше булды.
Агымдагы ел ярыйсы ук яхшы башланды. “Башнефть” компаниясе 16,5 миллиард сум күләмендә табышка салым күчерде. Шул рәвешле мартта барлык салым җыемнары 33,5 миллиард сумга җитте. Былтыр бу сан 16-17 миллиард сум гына иде. Бу исә киләчәккә ышаныч белән карау һәм яңа мөһим проектларны башлау мөмкинлеге бирә. Республиканың адреслы инвестиция программасы чараларын финанслауга гына да быел 20 миллиард сум юнәлтеләчәк. Янә 20 миллиард сум юл төзелешенә һәм төзекләндерүгә салыначак. Кыскасы, алда зур эшләр көтә һәм без аларның барысын да тормышка ашырып чыгарбыз, дип ышанам.
Мәктәпләр төзү дәвам итәчәк
— Мәктәпләр төзү — безнең мөһим бурыч һәм биредә бернинди чигенү дә булмаячак. Мәсәлән, Нефтекамада 1100 һәм 550 урынга ике мәктәп төзеләчәк. Әгәр дә бу гына җитми икән, тагын да төзиячәкбез. Гомумән, 2025 елга кадәр республика мәктәпләрен тулысынча беренче сменада укытуга күчерү бурычы тора. Шул ук вакытта көннең икенче яртысында мәктәп биналары буш тормасын өчен аларда өстәмә дәресләр, түгәрәкләр эшен оештыру зарур.
Шиханнар сакланачак
— Торатау, Юрактау һәм Куштау, һичшиксез, сакланачак. Болар — республика күрке һәм алар закон белән ныклы сакланган. Беренчедән, алар — табигать һәйкәлләре, һәм аларда “Кызыл китап”ка кергән үсемлекләр үскән, шиханнар тарихи, археологик, геологик әһәмияткә ия булган вакытта бу статусны алардан беркем дә алмаячак. Дөрес, кызыксынучы компания әлеге тауларда чимал алуга рөхсәт бирүне сорап, Хөкүмәткә хат артыннан хат яудыра. Аларны да аңларга була: дүрт меңгә якын кеше эшләгән компанияне чимал белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Әмма бу җәһәттән безнең позициябез үзгәрешсез: чимал табу өчен альтернатив вариантларны эзләргә кирәк.
Алданган дольщиклар,
һичшиксез, тораклы булачак
— Бу мәсьәләдә анык эш план-графигы төзедек. Ул һәр проблемалы объект буенча 33 пункттан тора. Республикада андый 77 йорт исәпләнә. Аларда 5650 кеше яши алыр иде һәм алданган дольщиклар 2012 елдан башлап үз фатирларын көтә.
План-графикка ярашлы, быел — 32, киләсе елда — 42, 2020 елда 10 йорт, 2021 елда калган 3 йорт файдалануга тапшырылачак. Әлбәттә, республика өчен бу өстәмә чыгымнар, әмма без бу мәсьәләне хәл итәчәкбез.
300 мең кемнәргә тиеш?
— Программа узган елда старт алды һәм зур кызыксыну тудырды. 300 мең сумны торакка чиратта торучы гаилә беренче бала туган очракта ала. Аны шулай ук ипотека түләү, төзелеш материаллары сатып алу өчен тотынырга мөмкин. Әлбәттә, әлеге программада җитеш-сезлекләр дә байтак, аның кысаларында акча алалмый шәхсән үземә мөрәҗәгать итүчеләр дә күп булды. Без ул җитешсезлекләрне гамәлдән чыгардык. Иң мөһиме — баланың республикада теркәлгән булуы. Шул рәвешле бүген бер меңнән артык гариза бирелде, алар әлеге вакытта тикшерү үтә. 2019 ел ахырына программа чараларын тормышка ашыру өчен 2 миллиард сумнан күбрәк акча кирәк булачак. Ягъни алты меңнән артык сабый дөньяга киләчәк дигән сүз. Шундый очраклар да булды: бала безнең республикада туган, әтисе исә башка өлкәдә теркәлгән. Хәзер исә андый гаиләләр дә 300 мең сумны алачак.
Сәламәтлек саклауга
акча кызганмыйбыз
— Югарыда телгә алынган 16,5 миллиард сум күләмендә “Башнефть”тән кергән дивидендларның бер өлешен сәламәтлек саклау объектлары төзелешкә юнәлтәчәкбез. Җәмгысы дистәдән артык эре объект төзеләчәк. Аларның гомум бәясе 12,5-13 миллиард сумга барып баса. Аерым алганда, 2019 елда онкология диспансерының яңа корпусы файдалануга тапшырылачак. Ул 2 миллиард сум тора. Тагын да алты миллиард сум кардиология үзәгенең 36 мең квадрат метр мәйдандагы яңа корпусын төзүгә юнәлтеләчәк. Яңа үзәк иң заманча техника белән коралландырылачак, анда заманча операция бүлмәләре һәм технологияләр булачак. Аның төзелешенә быел алыначакбыз. Быел, шулай ук, Дүртөйледә һәм Туймазыда һәркайсы 400 миллион сумлык ике балалар поликлиникасы төзелеше башланачак. 2019 елда Бөредә акушерлык корпусы төзелеше җәелдереләчәк. Аның бәясе — 800 миллион сум. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе яңа поликлиника бинасына ия булачак. Бу максатка 2 миллиард сум юнәлтеләчәк. Шулай ук Учалыда яңа хирургия корпусы, Уфада 4нче санлы инфекцион дәваханә, 3нче санлы бала тудыру йортының яңа корпуслары калкып чыгачак. Октябрьскийда исә хирургия корпусы капиталь төзекләндереләчәк. Гомумән, быел сәламәтлек саклау объектларын төзекләндерүгә 1 миллиард сум бүленәчәк. Ремонтка исә 20-25 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Дарулар белән тәэмин
итү кайчан яхшырыр?
— Кызганычка каршы, 2017 елдагы белән чагыштырганда, халыкны дарулар белән тәэмин итү күрсәткече түбәнәйде. Бу узган ел ахырында федераль дәрәҗәдә дарулар сатып алу өчен конкурс процедурасы үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле. Система мондый конкурслар үткәрүгә әзер түгел булып чыкты. Дарулар вакытында сатып алынмады, нәтиҗәдә, аларга кытлык килеп туды. Бүген бушлай алынырга тиешле дарулар китереп җиткерелмәгән 800-850 очрак теркәлгән. Былтыр исә мондый очракларның 100-150дән артканы юк иде. Шуңа да бүген сәламәтлек саклау системасының барлык структуралары да килеп туган хәлне төзәтү өстендә эшли. Без бу хәлне мотлак төзәтәчәкбез. Ихтимал, моның өчен тагын бер ай кирәк булачак, әмма җәй башына система мотлак тиешле дәрәҗәдә эш башларга тиеш. Дарулар белән тәэмин итүдә өзеклек булырга тиеш түгел.
Әйтергә кирәк, дарулар алу өчен без әле үк 300 миллион сум акча юнәлттек. Әмма бу мәсьәләне тулысынча хәл итү өчен тагын 500 миллион сум акча кирәк. Льготалы категория гражданнарны бушлай дарулар белән тәэмин итү республика казнасына елына 2,5 миллиард сумга төшә. Халык сәламәтлеге өчен, без, әлбәттә, моңа барабыз.
Шифаханәләребез
ни өчен кыйммәт?
— Безнең шифаханәләребез кыйммәт — бу факт. Әлбәттә, аларда һәркем ял итәрлек булсын иде. Хәлне анализлап, шифаханәләрнең 20нче гасырда калганлыгын күрәбез. Матди база ягыннан да, хезмәтләндерү һәм хаклар җәһәтеннән дә. Хәлне төзәтү максатында ши-фаханәләр белән идарә итүнең яңа системасы эшләнәчәк. Без яңа югарылыкка чыгарга тиешбез. Баш табиблар белән сөйләшкәндә алар хакларны төшереп булмавын билгели. Бездә 100 ял итүчегә 150 хезмәтләндерүче туры ки-лә. Хаклар әнә шуның өчен кыйммәт. Инвесторларны җәлеп итеп, шифаханәләргә юлламалар хакын төшерү өстендә дә эшләячәкбез. Мәсәлән, “Янгантау”да әлеге 800 урынына — 1500, Красноусолда 550 урынына 1000 урын булырга тиеш. Шул очракта юллама хаклары да кимия-чәк. Моның өстендә өзлексез эшләргә кирәк.
Безгә эшлекле парламент кирәк
— Сентябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар үтәчәк, җәмгысы 110 депутат сайланачак. Бу җәһәттән әзерлек эшләре башланды да инде. Төрле партияләр үз кандидатларын күрсәтәчәк, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дә булачак. Иң мөһиме — сайлаулар ачык, ирекле, үтәкүренмәле һәм гадел үтәргә тиеш. Кайдан, нинди партиядән булуына карамастан, республика, аның халкы мәнфәгатендә җиң сызганып эшләргә теләгән һәм шуңа әзер булган һәркемнең Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлану мөмкинлеге бар. Безгә эшлекле парламент кирәк.
Агыйдел аша күпер
кайчан ремонтланачак?
— Гыйнварда әлеге объектка мин юллаган проектлаучылар күперне 37,5 миллион сумга ремонтларга мөмкин дип бәяләделәр. Баксаң, моның өчен тәүдә 3 миллиард, аннан соң 300 миллион сум сораганнар иде. Иманым камил: җәйгә кадәр күпердә эшләр тәмамланачак, һәм юл йөрүчеләр, тыгыннардан арынып, ниһаять, иркенләп хәрәкәт итә башлаячак. Ә менә яңа күперләр төзелешенә бәйле мәсьәлә иң җитди контрольгә алыначак. Биредә нәтиҗәсез чыгымнар булырга тиеш түгел.
Ашлык сату отышлы түгел икән...
— Авыл хуҗалыгын хәстәрләү — өстенлекле юнәлеш. Ничек кенә сәер яңгырамасын, бүген безнең алда ашлыкны кая кую мәсьәләсе килеп басты. Былтыр без 4 миллион тонна аш-лык җыеп алдык, ә аңа хак төште. Аерым позицияләр буенча аңа хак үз бәясеннән дә түбән. Әлеге хәл-шартларда нишләргә? Беренчедән, безгә ашлык җитештерүдә балансны сакларга кирәк. Республика ихтыяҗларына 2 миллион тонна ашлык җитә. Ә инде ашлык күп икән, димәк, эре мөгезле терлек санын арттырып, ашлыкны аларга ашатып, үстерелгәнне акчага әйләндерергә кирәк. Бер нәрсә бәхәссез: тармак дәүләтнең иң җитди игътибары үзәгендә.
Футбол һәм хоккей
киләчәге нинди булыр?
— “Уфа” футбол, “Салават Юлаев” хоккей, “Урал” волейбол клублары, гандбол клубы республиканы киңрәк таныту җәһәтеннән мөһим роль уйныйлар. Шуңа да без һөнәри спортны үстерүгә акча кызганмыйбыз. Футбол клубы күптән түгел төзелде һәм бүген Русия чемпионатында алтынчы баскычны били. Аның шулай тиз арада мондый югары казанышка ирешәчәген күз алдына да китермәгән идек. Әгәр клуб лаеклы урын алып, Европа кубокларына эләгә икән, без, әлбәттә, андый матчларны Уфада кабул итү өчен бөтен тиешле шартларны тудырачакбыз.
Хоккейда исә соңгы вакытта, нәтиҗәдән бигрәк, эш хакы белән кызыксыну өстенлек итә башлады. Безгә бизнесменнар түгел, республика данын лаеклы якларлык чын хоккейчылар кирәк. Финанслау начар түгел, һәрхәлдә, яхшы нәтиҗәләргә ирешерлек дәрәҗәдә. Тренировкалар, матчлар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Җаваплы караш кирәк. Берлектәге көч белән без хәлне төзәтә алырбыз, дип уйлыйм. Мин “Салават Юлаев” хоккей клубының да, безнең волейболчылар, гандболчылар, башка һөнәри спортчыларыбыз кебек үк, дөньякүләм дәрәҗәдә киләчәктә иң югары нәтиҗәләргә ирешәчәгенә ышанам.
“Лаеклы ялга китәргә җыенмыйм”
— 2019 елда сайлап куелган Башкортстан Башлыгы вазыйфасында тәүге эш срогым тәмамлана. Әлеге вазыйфага мин ике тапкыр сайлану хокукына ия. Бу җәһәттән уйланырга, фикерләшергә әлегә вакыт бар. Әгәр кешеләр, республика халкы “Эшлә”, дисәләр, яңа срокка барачакмын. “Китәргә вакыт”, дисәләр — китә-чәкмен. Гомумән, атнасына 7 тәүлек 24 сәгать дәвамында эш белән мәшгульмен. Пенсиягә китәргә җыенмыйм. Эшләүне дәвам итәчәкмен. Алдагы срокка бару-бармау турында карарны исә якынча бер елдан соң кабул итәчәкмен.
Константин Толкачев,
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:
– Республика халкының төбәк Башлыгы белән мондый төрдә аралашуы икътисад, социаль иминлек, экология, торак пунктларын төзекләндерү өлкәсендә проблемалы мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итте. – Катлаулы, кискен темалар күп булды, әмма республика Башлыгы барлык мәсьәләләрдә дә үз компетентлыгын күрсәтте, аларны хәл итү мөмкинлекләрен билгеләде. Рөстәм Хәмитов гражданнарның һәр мөрәҗәгате игътибар үзәгендә булуына жентекле карый. Шул ук вакытта “туры элемтә”гә кабул ителүче сорауларның күпсанлы булуы (10 меңнән артык) сагайта. Бу кешеләрнең үз проблемаларын башка ысул белән хәл итә алмыйча, төбәк Башлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булулары турында сөйли. Урыннарда эшләүчеләргә бу сигнал булып тора. Гражданнар мөрәҗәгатьләренә игътибарлырак булырга, аларны оператив рәвештә хәл итәргә кирәк.
Читайте нас: