Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында төбәкнең яшь депутатлары БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры И.И.Фәзрахманов белән очрашты.
Җанлы аралашуга корылган очрашу барышында депутатлар төбәктә авыл хуҗалыгы сәнәгатен үстерү программалары турында мәгълүмат алды, шулай ук ведомство башлыгы белән урыннарда мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алышты.
Илшат Илдус улы яшь депутатларга республикада авыл хуҗалыгы торышы һәм аны үстерү юллары, авыл территорияләренә дәүләт ярдәме һәм авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында сөйләде. Төбәк Хөкүмәте вице-премьеры авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы алдында торган бурычларны билгеләде, болар исәбендә — авылда яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләре абруен арттыру, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең белем дәрәҗәсен күтәрү, төрле формаларда аграр бизнесны, республика продукциясе брендын үстерү һ.б.
БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры белән очрашуда Благовар район Советы депутаты Нурлан Ганиев һәм Былышлы авыл Советы АБ депутаты Илдар Гомәров катнашты.