Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2017, 19:45

Юллама - эшнең нигезе

Константин ТОЛКАЧЕВ, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:

Константин ТОЛКАЧЕВ, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:
— Төбәк җитәкчесенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга ел саен Юллама белән мөрәҗәгать итүе парламентның законнар чыгару сәясәтен һәм Хөкүмәт эшен планлаштыруга нигез булып тора. Ул барлык власть тармаклары, дәүләт институтлары, гражданлык җәмгыяте һәм һәр гражданның эшен көйләргә ярдәм итә. Мин парламент комитетлары рәисләренә Юллама тезисларын өйрәнергә, анализларга йөкләмә бирдем. Алдагы көннәрдә Юлламаның төп положениеләрен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын әзерләячәкбез. Аңа законнар кабул итү, парламент тыңлаулары, эшче төркемнәр булдыру, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү һәм башка чаралар керәчәк. Бу документны без декабрьдә кабул итәчәкбез, елның тәүге көннәреннән үк шушы план буенча эш башлаячакбыз.
Читайте нас: