Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2017, 19:46

Вуз тәмамлаучы эш бирүчеләр таләпләренә җавап бирергә тиеш

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:- Вуз һәм колледж тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе еш кына эш бирүчеләр таләпләренә җавап бирми. Моны хәл итү ысулларының берсе – һөнәри квалификация системасының төбәк сегментын булдыру. Аларның эшчәнлеген бәйсез бәяләүче биш үзәк булдырылды, әмма бу гына аз. Илдә төрле квалификация буенча эшләүче 28 совет гамәлдә. Бездә алар бары тик җиде юнәлеш буенча оештырылган. Барлык тармакларда да һөнәри стандартлар кертүне тизләтү мөһим, чөнки 2020 елдан аларны бюджет өлкәсендә куллану мотлак булачак. Министрлык һәм ведомстволарга әлеге эшне контрольдә тотарга кирәк.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:
- Вуз һәм колледж тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе еш кына эш бирүчеләр таләпләренә җавап бирми. Моны хәл итү ысулларының берсе – һөнәри квалификация системасының төбәк сегментын булдыру. Аларның эшчәнлеген бәйсез бәяләүче биш үзәк булдырылды, әмма бу гына аз. Илдә төрле квалификация буенча эшләүче 28 совет гамәлдә. Бездә алар бары тик җиде юнәлеш буенча оештырылган. Барлык тармакларда да һөнәри стандартлар кертүне тизләтү мөһим, чөнки 2020 елдан аларны бюджет өлкәсендә куллану мотлак булачак. Министрлык һәм ведомстволарга әлеге эшне контрольдә тотарга кирәк.
Квалификацияләрне раслауга бәйле аларны даими яңарту мөһимлеге арта. Республикада соңгы өч елда колледжлар нигезендәге 8 күпфункцияле гамәли квалификация үзәкләрендә 10 меңнән артык кеше укытылды. Эш бирүчеләр берләшмәләре, кадрлар агентлыклары һәм мәшгульлек хезмәтләре белән үзара бәйләнешләр өчен Өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру ассоциациясе булдырылды. Даими белем бирү үзәкләрен үстерү һәм аларга булышлык итү, эре компанияләрнең корпоратив университетлары үрнәкләре буенча аларны формалаштыруда ярдәм итү мөһим.
Читайте нас: