Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2017, 19:48

Өстенлек - IT-проектларына

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:- Агымдагы елда мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт өлкәләрендә, “Электрон Хөкүмәт” IT-проектлары ярдәмендә Башкортстан төбәкләрне мәгълүматлаштыру рейтингында 31нчедән 7нче урынга күтәрелде. “Заманча санлы белем бирү мохите” өстенлекле проекты кысаларында бездә гамәлгә ашырылучы модуль системасы федераль конкурста “Белем бирүдә IT” номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:
- Агымдагы елда мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт өлкәләрендә, “Электрон Хөкүмәт” IT-проектлары ярдәмендә Башкортстан төбәкләрне мәгълүматлаштыру рейтингында 31нчедән 7нче урынга күтәрелде. “Заманча санлы белем бирү мохите” өстенлекле проекты кысаларында бездә гамәлгә ашырылучы модуль системасы федераль конкурста “Белем бирүдә IT” номинациясендә иң яхшысы дип табылды.
Шул ук вакытта республикада төрле дәрәҗәдәге мәгариф учреждениеләренең челтәрдәге ачык үзара бәйләнешләрен оештыруны тизләтү мөһим. Күпчелек алдынгы илләр электрон университетлар, әйдәүче галимнәрнең онлайн-курслары мөмкинлекләрен киң файдалана. Алар укыту процессының аерылгысыз өлешенә, яшьләрне җәлеп итүнең мөһим факторына әверелде. Биредә безгә үсеш өчен зур мөмкинлекләр бар.
Читайте нас: