Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2017, 19:54

Киләчәк сәләтле яшьләр кулында

30 ноябрьдә БР Дәүләт җыелышы-Корылтайда Яшь депутатлар ассоциациясенең чираттагы утырышы үтте, анда Ассоциация рәисе В.В.Яковлев агымдагы елда оешма эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, шулкай ук киләсе елга эш планы расланды.

30 ноябрьдә БР Дәүләт җыелышы-Корылтайда Яшь депутатлар ассоциациясенең чираттагы утырышы үтте, анда Ассоциация рәисе В.В.Яковлев агымдагы елда оешма эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, шулкай ук киләсе елга эш планы расланды.
Көн тәртибендә БР Башлыгы Р.З.Хәмитовның БР Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы буенча фикер алышу төп мәсьәлә булды. Утырышта Благовар муниципаль район Советы депутаты, Яшь депутатлар ассциациясенең урындагы бүлек җитәкчесе, район Советы каршындагы Яшьләр Советы белән эшләү буенча куратор Н.Р.Ганиев катнашты һәм БР Башлыгы Юлламасы буенча үз фикерләрен җиткерде:
— БР Башлыгының БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы — республикада ким дигәндә киләчәк елны билгеләүче төп сәяси вакыйга. Быелгы Юллама, элеккеләре кебек үк, социаль юнәлешле, бу исә законнар чыгару һәм башкарма властьнең игътибар үзәгендә кеше булуын тагын бер тапкыр дәлилли. 47 минут эчендә Рөстәм Зәки улы яшәешнең бер генә өлкәсен дә, сабыйлардан алып, олы яшьтәгеләргә кадәр бер генә яшь категориясен дә игътибардан читтә калдырмады. Җәмгыятьтәге конкрет мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бүленде. Яшь гаилә башлыгы буларак, яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән башлангычларны тулысынча хуплыйм.
Шунысын да сызык өстенә алырга кирәк, Рөстәм Хәмитов Юлламасының шактый күп өлеше быел мәгариф һәм инновацион технологияләрне үстерү темасына багышланды. Юлламада сәләтле балаларга һәм яшьләргә аеруча зур игътибар бүленә. Төбәк Башлыгы әйтүенчә, республика киләчәге сәләтле һәм белемле яшьләр кулында.
Шул рәвешле, Юлламасында төбәк Башлыгы республика үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.
Читайте нас: