Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2017, 19:52

Бурычыбыз – хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илнең иң яхшы 10 төбәге исәбенә керү

Республика Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:- Һичшиксез, республиканың гамәлдә булган сәнәгать куәте мөһим бурычларны уңышлы хәл итүдә ярдәм итә. Бүген Башкортстан югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән тармак продукциясен җитештерүче иң яхшы 10 төбәк исемлегенә керә.

Республика Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:
- Һичшиксез, республиканың гамәлдә булган сәнәгать куәте мөһим бурычларны уңышлы хәл итүдә ярдәм итә. Бүген Башкортстан югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән тармак продукциясен җитештерүче иң яхшы 10 төбәк исемлегенә керә.
Әмма бу индустриаль нигез дөнья икътисады үсешенең инновацион юнәлешенә тулысынча җавап бирми. Ясалма интеллект, био- һәм нанотехнологияләр, робот техникасы, виртуаль чынбарлык һәм геннар инженериясе, уникаль сыйфатларга ия материалларны, яңа энергия чыганакларын, аны саклау һәм тапшыру ысулларын файдалануга нигезләнгән бүген формалашучы яңа технологик тормыш тәртибе сәнәгать җитештерүен һәм эшчәнлекнең башка өлкәләрен модернизацияләү зарурлыгын билгели.
Икътисадның яңа сыйфатына илтүче төп фактор – хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше. Башкортстан алты сынау төбәге исәбендә тиешле федераль программага керәчәк. Бу күрсәткечне 2025 елга, анда катнашучы предприятиеләрнең кимендә 30 процентка арттыруны күзаллап, мондый төрдәге төбәк программасын булдыру мөһим.
Безнең бурыч – хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илнең иң яхшы 10 төбәге исәбенә керү. Бу күбесенчә яңа процессларны сыйфатлы итеп эшкә кушачак белгечләрнең компетенциясенә бәйле. Бер үк вакытта җитештерү базасын һәм кадрлар потенциалын ныгытуны инвестицияләү мөһим. Бүген территорияне үстерүнең төп көче – хезмәт һәм интеллектуаль ресурслар. Республиканың киләчәге белемлелеккә, креатив һәм инициативалы белгечләрнең талантына, барлык өлкәләрдә дә уңай үзгәрешләр тәэмин итүгә сәләтле яшьләргә бәйле.
Шул ук вакытта 2030 елга Русиядә 1990нчы еллар ахырындагы демографик хәлгә бәйле 35 яшькә кадәр гражданнар саны якынча дүрттән бер тапкыр кимиячәген исәпкә алырга кирәк. Бу шартларда ил, Русия икътисады өчен һәр кеше кадерлегә әверелә. Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов фикеренчә, яшьләр санын арттыру мөмкин булмаганда, аларның “сыйфаты”на – белемлелеге, сәламәтлеге, иҗади куәтенә актив йогынты ясау кирәк. Яшьләр технологик һәм социаль инновацияләрдә төп этәргеч булып чыгыш ясарга тиеш.
Читайте нас: