Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2017, 10:52

“Безнең сәясәтнең үзәгендә – кеше”

Бүген Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның кырык җиденче пленар утырышы үтте.

Бүген Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның кырык җиденче пленар утырышы үтте.
Утырышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыгыш ясады. Республика җитәкчесенең Юлламасы – ил масштабында һәм халыкара даирәдә сәяси һәм икътисади чынбарлыкны исәпкә алып, якын киләчәккә төп үсеш юнәлешләрен билгеләүче мөһим документ. Башкортстан Башлыгы республиканың социаль-иктисади торышын, социаль йөкләмәләрнең үтәлешен бәяләде. Юллама төбәк тормышының барлык якларын – законнар чыгару базасын, икътисадны, сәнәгатьнең төрле тармакларын, авыл хуҗалыгын, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, мәдәниятне, гражданнарны социаль яклауны үз эченә ала.
Гадәттәгечә, республика җитәкчесенең чыгышында төп урында --икътисад мәсьәләләре. Нәкъ икътисад мәдәният, мәгариф өлкәләре, тәрбия бирү процессы белән бәйле мәсьәләләрне уңышлы хәл итү өчен нигез булып тора. Башкортстан Башлыгы кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм республиканың арытабангы үсешенә ел саен җитди игътибар бүлә.
Тәнәфес вакытында Константин Толкачев Русия Дәүләт думасы депутатлары белән очрашты.
Пленар утырышта 2018 елга һәм 2020 елга кадәр чорга Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешен фаразлау тикшерелде. 25 республика законы проекты каралды, 14 закон проекты беренче укуда кабул ителде.
“2018 елга һәм 2019-20 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2018 елга һәм 2019-20 елларның план чорына Башкортстан Республикасының Мотлак медицина страховкалау территориаль фонды бюджеты турында” Башкортстан законнары проектлары каралды. Беренче укуда тикшергәннән соң, республика бюджеты проекты җитди үзгәрешләр кичерде. Аларга ярашлы, республика керемнәре - 153,4 миллиард сумга кадәр, чыгымнары 162,4 миллиард сумга кадәр арттырылды.
Моннан тыш, парламентарийлар 13 федераль закон проектын һәм 1 закон чыгару башлангычын, шулай ук кайбер суд участокларына мировой судьялар кандидатураларын тикшерде.
Читайте нас: