Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2017, 19:43

Бәхетле гаилә - республика байлыгы

Римма ҮТӘШЕВА, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе:

Римма ҮТӘШЕВА, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе:
— Рөстәм Хәмитов сигезенче тапкыр Юллама белән чыгыш ясады. Бүген төбәк җитәкчесе чыгышында күп балалы һәм яшь гаиләләрне яклау турында тәкъдимнәр һәм анык чаралар күрү мәсьәләләре яңгырады. Нәкъ гаиләдә милли традицияләр, тел һәм мәдәният саклана. Бәхетле гаилә – республиканың байлыгы. Юлламада яңгыраган икенче мөһим тема – яшьләргә белем һәм яхшы һөнәр бирү, аларны республикада калдыру, эш белән тәэмин итү. Республика Башлыгының чыгышында сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бүленде. Сыйфатлы диспансерлау үткәрү, беренчел һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү бурычы куелды.
Читайте нас: