Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
5 март 2021, 21:54

Сугышчан дуслар очрашты

Февральдә яугир-әфганлыларның традицион очрашуы узды.

“Ашханә”дә оештырылган бәйрәм табыны артында сугышчан дуслар иркенләп бер-берсе белән аралаштылар һәм үзләрен борчыган проблемалар турында уртага салып сөйләштеләр.
Әфганстан ветераннары белән очрашуга Языково үзәк район дәваханәсе баш табибы Алмаз Заһидуллин, поликлиника мөдире Флюр Гарипов та килгән иде. Алар тантана сәбәпчеләренең диспансерлау, дәвалану, дарулар, санаторийләргә путевкалар алуга кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.
Читайте нас: