Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
2 март 2021, 16:58

Михаил Горейконың туганнарын эзлиләр

Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм җимергеч сугыш тәмамлануга күп еллар узуга карамастан, аның кайтавазлары һаман ишетелеп тора. Һәм бүген дә һәлак булучыларны, хәбәрсез югалган Бөек Ватан сугышы геройларын эзләү эшләре тукталмый.Әлеге вакытта, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучы Михаил Трофимович Горейконың туганнарын эзлиләр.

— Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатына Владимир Николаевич Рубановтан мөрәҗәгать килгән. Анда хәбәр ителүенчә, аларның поселогыннан ерак түгел Тихая Сосна елгасы (Дон елгасы кушылдыгы) тугаенда Ил-2 самолеты-штурмовигы ватыклары, шулай ук очучыларның сөлдәләре табылган. Очучыларның “Хәтер китабы”ннан, 291нче штурмлау авиация дивизиясенең хәрби хәрәкәтләр журналыннан алынган мәгълүматларга ярашлы, бу самолет 1943 елның 16 гыйнварында Воронеж өлкәсенең Коротояк шәһәре читендә бәреп төшерелгән. Очучысы безнең республика кешесе – сержант, 606нчы штурмлау авиация полкының 291нче штурмлау авиация дивизиясе пилоты 1916 елгы Михаил Трофимович Горейко була. Әнисе: Татьяна Ермолаевна Горейко БАССРның Иглин районы Балтыйк авыл Советы Калиновка авылында туган, — дип яза БР Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары Алик Камалетдинов. — ОБД-Мемориал сайтында шундый язма бар: Михаил Трофимович Горейко Белорус ССРының Ильинск район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, соңгы хезмәт урыны: 606нчы штурмлау авиация полкы, хәрби званиесе: сержант, китүенең сәбәбе: һәлак булган, китү көне: 1943 елның 16 гыйнвары, китү урыны: Курск өлкәсе, Коротояк шәһәре.
Солдатның туганнары турында белүче булса, БР Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссариатына хәбәр итүегез сорала. Адресы: БР, Бүздәк районы, Бүздәк авылы, Интернациональ урамы, 6. Тел.8(34773) 3-08-64.
Фото: 1romantic.com
Читайте нас: