Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
27 февраль 2021, 16:04

Трофей кораллар күргәзмәсе белән таныштылар

Ватанны саклаучылар көне алдыннан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә благоварлыларга Икенче бөтендөнья сугышы чорларының трофей һәм ватан коралларының уникаль коллекциясе тәкъдим ителде.

Хәрби кораллар коллекционеры Путылин Алексей Анатольевич, РФ Дәүләт думасы депутаты, Русия Герое Шаманов Владимир Анатольевичның ярдәмчесе, күргәзмә генә түгел, ә тарих буенча кызык-лы дәрес оештыра алды. Тәҗрибәле остазның игътибарлы җитәкчелегендә укучыларга төрле автомат, пулемет, винтовка һәм хәтта пушкадан үзаллы атып карау мөмкинлеге бирелде.
Район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов Алексей Анатольевичка шундый мөһим һәм кирәкле патриотик чара үткәргәне өчен ихлас рәхмәт белдерде.
— Чарада катнашучылар бүгенге вакыйганы истә калдырырлар, алай гына да түгел, бу күргәзмә күпләрне ил тарихын белү, үзебезнең батырларны истә тоту һәм Туган илне сакларга әзер торуның никадәр мөһим булуы турында уйланырга мәҗбүр иткәндер, дип уйлыйм, — дип билгеләде Марат Азамат улы.
Читайте нас: