Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
22 февраль 2021, 23:37

Туган ил алдындагы бурычлары үтәлгән

Күпфункцияле үзәкнең Языково авылындагы бүлеге җитәкчесе Фларит Фәрит улы Мәкъсүтов Ватанны саклаучылар көненә аерым карашта.

— Безнең гаиләдә ир-егетләрнең барысы да Туган ил алдындагы бурычын үтәде. Картәтием сугышта катнашкан, әтием хәрби хезмәтен Совет Армиясе сафларында тутырган. Мин үзем Анапада чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Үз вакытында шундый тормыш мәктәбе үтүем белән горурланам, хәрби хезмәт, иптәш егетләр турында хатирәләремне кадерләп саклыйм. Гаилә архивында картәтиебезнең хәрби бүләкләре белән беррәттән миңа тапшырылган I һәм II дәрәҗә “Чик буе гаскәрләре отличнигы” күкрәк билгеләре дә саклана, — дип сөйли ул.
Соңыннан да Фларит Фәрит улының тормышы хәрби эшкә бәйле булды. Дүрт ел хәрби комиссариатта чакыру буенча бүлек начальнигы булып эшләде, азак ун елга якын район хакимиятенең Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы мобилизация эше секторы мөдире вазыйфаларын башкарды. Болар, һичшиксез, эзсез үтмәгән – язмабыз герое югары лидерлык сыйфатларына ия, һәрвакыт пөхтә, тотнаклы, адымнары – ышанычлы, сүзләре – төпле.
Без Фларит Фәрит улын үрнәкле гаилә башлыгы буларак та беләбез. Хатыны Гүзәл Хәмзә кызы белән ике уллары – Владик һәм Тимурда иң күркәм сыйфатлар гына тәрбияләргә тырышалар. Һәм газизләренең Мәкъсүтовлар нәселен лаеклы дәвам итәчәкләренә ышаналар.
Читайте нас: