Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
9 февраль 2021, 13:26

Юнармиячеләргә таныклык тапшырылды

Юнармиячеләр сафы янә тулыланды. ДОСААФның урындагы бүлеге башлангычы белән Языково мәктәбенең 20 укучысын “Юнармия” Бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына алу тантанасы узды.

Хәрби-патриотик хәрәкәткә кушылган яшьләр ант бирде: туган Ватаныбызга һәрвакыт тугры булырга, юнармия уставын үтәргә, кыюлык, батырлык һәм иптәшләрчә үзара ярдәм традицияләренә тугрылык сакларга, көчсезләрне якларга, укуда һәм спортта җиңүгә омтылырга, батырлар истәлеген хөрмәт итәргә. Шушы ук көнне яшь юнармиячеләргә таныклыклар тапшырылды. Шулай ук барлык благоварлылар өчен район Мәдәният йортында генерал М.Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкы көче белән заманча кораллар күргәзмәсе оештырылган иде.
Михаил ФЕДОРОВ, ДОСААФның урындагы бүлеге рәисе.
Читайте нас: