Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
16 гыйнвар 2021, 23:45

Тыл эшчәненә медаль тапшырылды

Җиңүгә 75 ел... Ата-бабаларыбызның олы җиңүе. Бу җиңүгә, шулай ук, тыл эшчәннәре дә зур өлеш керткән. Шуларның берсе – Иске Күчәрбай авылыннан Сәлимгәрәева Нәҗибә Шәңгәрәй кызы. Күптән түгел аңа “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медален тапшырдылар.

Нәҗибә Шәңгәрәй кызы гомере буе “Октябрь” колхозында хезмәт салган. Ире Яһүдә Асылгәрәй улы белән 65 ел үзара килешеп тату гомер кичергәннәр, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Язмабыз герое бүген балаларының кадер-хөрмәтендә, аларның уңышларына куанып яши. Әйткәндәй, ул бик бай нәнәй: 21 оныгы, 36 туруны бар һәм инде туруннары да әбиебезгә 3 онык бүләк иткәннәр.
89 яшендә ул үзен яхшы хис итә, хәтере әйбәт, һәр нәрсәгә үз карашы, догалар укый, Коръән ашларына йөри. Элек ятлаган шигырьләрен һаман онытмаган әле. Барча кешеләргә әйтер сүзләрен үзе язган шигырьләре белән җиткерде.
Нәҗибә әби белән хушлашканда аңа кайгы-хәсрәтләрсез бәхетле картлык, җан тынычлыгы теләдек, үз вакытында туган хуҗалыгы хакына башкарган намуслы хезмәте өчен тагын бер тапкыр рәхмәтләребезне әйттек.
Гөлнара Хәммәдиярова, авыл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: