Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
30 декабрь 2020, 18:51

Курсант Федоров – яшьтәшләре өчен үрнәк

Языково урта мәктәбендә хәрби югары уку йортларында белем алуга багышланган һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Аны Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары А.Ф.Камалетдинов, ДОСААФның урындагы бүлеге рәисе М.В.Федоров үткәрде.

Русия югары уку йортларының күбесе РФ Мәгариф министрлыгы карамагында, ә хәрбиләр Оборона министрлыгы канаты астында, алар өчен кагыйдә һәм тәртипләрне ул билгели һәм контрольдә тота. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән сөйләшү нәкъ шул хакта булды.
Чарада катнашкан кызларга хәрби комиссар Алик Камалетдинов кайсы уку йортларында гүзәл затларны кабул итүләре турында әйтте.
Хәрби уку йортларына керергә карар иткән егетләр бөтен этапларда, документ тапшырудан алып диплом алуга кадәр, погонлылар белән аралашырга кирәклегенә әзер булырга тиеш. Михаил Федоров “Юнармия”дә торучы егетләргә хәрби училищеларга керү өстенлекләре турында сөйләде. Ул, шулай ук, җыелучылар алдында улы Казан югары танк команда училищесында белем алган кеше буларак та чыгыш ясады.
— Без Михаил тугызынчы сыйныфта укыганда ук хәрби училищега керергә әзерләнә башладык. ГТО нормативларын тапшырып алтын значок алуы һәм юнармияче, волонтер булуы укырга кергәндә өстәмә рәвештә ун балл бирде. Әле ул икенче курста белем ала, уку йортын тәмамлагач армиядә офицер булып хезмәт итәчәк, — дип сөйләде ул.
Курсант Михаил Федоров (рәсемдә) Языково мәктәбен тәмамлаганнан һәм хәрби училищега кергәннән соң укытучылары, дуслары белән бәйләнешен өзмәгән, отпуск вакытында туган мәктәбенә килеп йөри. Ул бүгенге күп кенә югары сыйныф укучылары өчен үрнәк һәм мәктәп горурлыгы булып тора.
Хәрби уку йортларына керү таләпләре турында җентеклерәк хәрби комиссариатта белергә мөмкин. Документлар 1 апрельгә кадәр кабул ителә.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: