Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
20 декабрь 2020, 00:31

Без онытмасак, солдат яшәр

1994 елның 11 декабрендә Русия гаскәрләренең тәүге эшелоннары республика территориясендә “конституцион тәртип урнаштыру” өчен Чечняга керде. Ул чакта, бу чын сугышка әйләнер, барысына да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмас дип, беркем дә уйламаган иде...

Якташыбыз Руслан Мөхәммәтгалин 1995 елның 1 гыйнварында Грозныйны штурмлаганда һәлак була. 19 яшьлек чәчәктәй гомер өзелә. Ул, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. 11 декабрь – Чечняда хәрби бәрелештә һәлак булучыларны искә алу көнендә район үзәгендә Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбызга багышланган митинг үтте.
Безнең районнан Чечен сугышында 159 кеше катнашкан.
Әлеге чарада район хакимияте башлыгы М.А.Йосыпов, Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары А.Ф.Камалетдинов, оешма һәм учреждениеләр вәкилләре, ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр, ул канлы вакыйгаларда катнашучылар, укучылар һәм җәмәгатьчелек катнашты.
“Без онытмасак, солдат яшәр” – хакимият башлыгы Марат Азамат улы чыгышын шундый сүзләр белән тәмамлады һәм, без яу яланыннан исән-сау кайту бәхетенә ирешкәннәргә хөрмәт күрсәтергә һәм һәлак булган егетләрне онытмаска бурычлы, дип ассызыклады.
Хәрби комиссар Алик Финзир улы үзе дә Чечен сугышында катнашкан кеше һәм сугышчан дусларны югалту ачысын бер тапкыр гына татымаган. Ул яшь буынны – булачак солдатларны Туган илебез мәнфәгатьләрен якларга әзер булырга чакырды

Чараны алып баручы – “Прометей” клубы директоры Марина Кулуева яу кырыннан кайтмаган солдатлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. Арытаба җыелучылар юнармиячеләр почетлы караулда торган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Русия тарихындагы истәлекле датага багышланган акцияне “Прометей” клубы белгечләре ДОСААФның, “Хәрби туганлык”, “Юнармия” оешмаларының урындагы бүлекләре белән берлектә оештырган иде.

Читайте нас: