Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
17 декабрь 2020, 23:39

Сезнең батырлык онытылырлык түгел

Чәршәмбе, 9 декабрьдә, тоташ илдәге сыман, безнең районда да зур бәйрәм – Ватан геройлары көне билгеләнде. Бу истәлекле көн РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елда булдырылган. “Җиңүче-солдат” һәйкәле янында берничә буын вәкилләре: укучылар, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, район һәм авыл биләмәсе җитәкчелеге җыелды.

Алар кулларына корал алып, үз гомерләре бәрабәренә Туган илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган төрле эпоха геройларына хөрмәт күрсәтергә килгән иде.
“Юнармия”нең урындагы бүлеге егетләре – Языково урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары традиция буенча обелиск янында почетлы караулда торды. “Прометей” клубы вәкилләре ДОСААФның, “Хәрби туганлык” оешмасының урындагы бүлекләре белән берлектә әлеге истәлекле датага багышланган акция оештырды, һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Тантаналы митингта Ватан геройлары исеменә рәхмәт сүзләре белән район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Илшат Рим улы Баһаутдинов чыгыш ясады.
Бу бәйрәм хәзерге Русия өчен үтә мөһим, чөнки ул Русия армиясе барлыкка килгән вакыттан бүгенге көнгә кадәр геройларның хәрби батырлык тарихын берләштерә.
Читайте нас: