Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
16 ноябрь 2020, 13:13

Карт бабам сугыш турында үзе сөйләсен иде…

Быел Германиянең капитуляция турындагы актка кул куелуга 75 ел тулды. Җиңүчеләр буыны батырлыгы һәм аларга киләчәк буынның рәхмәте чиксез.Безнең тормышыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз, җиребездә яңа гына туган кешеләребез – дөньяга Бөек Җиңү бүләк иткән кешеләрнең турыдан-туры казанышы.

Безнең укучылар үзләренең фронтовик туганнары турында әби-бабаларының хәтирәләре буенча хикәяләр язды. Гадәттә геройлар турында без фильмнар карыйбыз, китапларда укыйбыз. Ә бит алар – гап-гади кешеләр, якташларыбыз, ватандашлар.
Сергей Мак, 7 а сыйныф.
– 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында ике туганым: Саша һәм Петя абыйлар катнашкан. Аларның берсе турында хатлары нигезендә бераз сөйлиячәкмен. Саша 1924 елда туган. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була, колхозда эшләгән. 1942 елның августында аны армиягә алалар. Башта ул Пенза өлкәсенә, кече командирларны әзерләгән мәктәпкә эләгә. “Городище авылыннан ерак түгел яшәдек. Сугышчыларга гына түгел, бөтен кешегә дә авыр булды”, – дип яза ул. Кешеләр бәрәңге кабыгын икмәккә төреп пешереп ашый. Алар укыган мәктәптә көненә 650г икмәк, 2-3 тапкыр аш һәм 25г шикәр биргәннәр. 1943 елның гыйнварына кадәр ул шушы мәктәптә укый. 1943 елның 15 гыйнварыннан соң танк-истребитель батальонына озатыла.
1943 елның февралендә сугышка керә. 1943 елның августында язган хатларында ул Орел шәһәреннән ерак түгелбез, дип хәбәр итә. Сталинград янындагы сугыштан соң тулыландырырга җибәрелгән күрше частьтә аның абыйсы Петя сугыша, әмма яраланганнан соң ул өенә кайтарыла.
Соңгы хатларының берсендә Саша шундый шигырь яза:
Мне этой ночью снились вы,
И городок родной мой снился.
Горячи дни. Ночами отдых краток,
Кругом воронки и следы огня.
В блестках разрывов небо голубое,
Свистят и пули у самого виска.
Пускай в боях проходят дни и ночи,
Не сдамся, сумею все перенести,
Вы не тревожьтесь очень.
1943 елның августыннан хат килүе туктый, ул хәбәрсез югала.
Сережа дәрескә өчпочмаклы хат алып килде. Сак кына кагылып, без аны бик дулкынланып укыдык. Бу төсен югалткан кәгазь битендә күпме җылылык…
Марк Пробст, 7а сыйныф.
— Минем бабам Краснопеев Георгий Александрович 1922 елның 11 апрелендә Бурятия Республикасының Санномыск авылында туган. Социаль статусы – Байкал аръягы казагы. Аның бабалары 1820 елда Доннан каторгага, рудник эшләренә җибәрелгән. 10 еллык каторгадан кайтканнан соң, аларга казак исеме кайтарып, җир бирәләр. Аларга Кытай белән чикләрне саклау йөкләтелә, анда алар Русиягә үтеп кергән Кытай бандалары белән сугышалар. Минем бабам 8 сыйныф тәмамлаган һәм 1940 елда техникумга укырга кергән. Сугыш башланган. 1941 елда аны хәрби училищега җибәрәләр, аны лейтенант исемендә тәмамлый. Фронтта минометлы рота командиры булып хезмәт иткән. Беренче сугышка Мәскәү янында Себер дивизиясе составында керә. Рота белән командалык итеп, сул кулы яралана, әмма позициясен калдырмый һәм уң аягына кабат яралана. Госпитальдә ятып чыккач, фронтка китә.
Тиздән аның белән бер тарих була. Окопта алгы флангта батальон командиры белән утырганда, алар узып барган мотоциклны күрә. Руль артында фашист утыра, бабай фашистны атып үтерә. Разведканы җибәрсәләр, бу Румын парламентеры булган икән. Парламентерны атып үтергән өчен бабамны Сталинградка штраф ротасы командиры итеп җибәрәләр. Анда һәр йорт, туган җирнең һәр өлеше өчен бик куркыныч сугышлар була.
Бер көнне бабам штраф ротасын йортны штурмлауга алып барган. Алар фашистларны 1 каттан икенче катка бәреп мендерә. Шунда яңа килгән фашистлар һөҗүмгә ташлана һәм аларны 2 катка менәргә мәҗбүр итә. Ә икенче катта булган фашистлар 3 катка күчә. Төн үтеп, иртән бабам хәлне бәяләргә карар кыла һәм тәрәзәгә карый. Ә фашист 1 каттан атып, аның эчен яралый. Авыртудан бабай почмакка чүгәли, караса, эчәкләре чыгып килә. Әйе, бу сугышның кырыс чынбарлыгы. Ординарец йөгереп килә, аның эчен кысып бәйли, бабай командованиене урынбасарына тапшыра. Алар 1 катка сикереп төшә, фашистлар иптәшен атып үтерә, ә бабай кайда йөгереп, кайда шуышып, медсанчастькә барып җитә. Табиб мондый яралар белән безгә ничек килеп җиттең, дип гаҗәпләнә. Бабам: “Яшисең килсә, барып җитәсең”, — дип җавап бирә. Аңа нибары 22 яшь була. Аннары госпитальләрдә озак дәвалана. Дәваланганнан соң капитан исемендә комиссиягә җибәрелә, коммунист буларак, компартия аны Эчке эшләр министрлыгына юллый. Биредә ул Көнбатыш Украинада хезмәт иткән, бандитлар һәм бандерчылар белән көрәшкән. Көнбатыш Украинада бер ел хезмәт итеп, малярия белән авырып китә һәм аны Бурятиягә җибәрәләр. Шулай ук милициядә эшли. Ул репрессияләнүчеләр гаиләсеннән булган кызга өйләнә. Партия шарт куя: я хатының белән аерылышасың, я милициядән китәсең. Шулай итеп ул эштән китәргә була. Аннары урман хуҗалыгында эшли, шуннан пенсиягә китә. Георгий Краснопеев 70 яшендә 1992 елда вафат була. Әби белән бергә алар 8 бала: 5 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике Бөек Ватан сугышы, Кызыл Байрак ордены, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Безнең гаиләдә бабамның Ходайга бик ышануы, авыр хәлләрдә һәрвакыт коткару турында дога кылуын хәтерлиләр. Шуңа күрә ул исән кала, нык гаилә кора, рәхмәтле балалар үстерә.
Айнур Габидуллин, 7а сыйныф.
—Мин беркайчан да бабам Камалов Зыятдин Зиянгир улын күрмәдем. Аның турында миңа әбием сөйләде. Ул 1905 елның 5 декабрендә Кушнаренко районында туа. Аның ике апасы һәм энесе була. Мәдрәсәне тәмамлагач, армиягә китә. Армиядән соң икмәк заводына пекарь булып урнашып, әбием белән таныша. Ул аны әти-әнисеннән урлый һәм Уфага алып китә, анда алар Ленин районында баракта яши. Аннары гаилә башлыгы Нижегородкада йорт сала, өч балалары туа.
1941 елда 36 яшенда Алкино авылында хәрби хезмәткә алына. Артиллерия полкында наводчик булып сугыша. Сугыш буена күпме километр юл үткәндер, саны юк, ә бит пушка кебек зур йөк белән!
Ул Сталинград өчен көрәштә катнаша, анда уң кулына пуля тия. Госпитальдә озак ятмый, янә сугышка керә. Курск дугасыннан Украина һәм Польша аша Берлинга кадәр барып җитә.
Әби сөйләвенчә, Зыятдин могҗиза белән командир бинокле ярдәмендә исән калган. Солдатлар разведкага китә, һәм командир бабама үзенең биноклен бирә. Аларга фашистлар ташлана, сугыш башлана, Зыятдин яралана. Бинокль булу сәбәпле, аны сугыш кырыннан беренче булып алып чыгалар, чөнки ул командир, дип уйлыйлар. Берничә ай госпитальдә ята. Терелгәч, тизрәк үз полкына әйләнеп кайтырга тырыша. Бабам сугыш тәмамлануын, бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең бер-берсен котлап кочаклашуын дулкынланып сөйли.
1945 елның октябрендә бабам бүләкләр белән кайтып төшә. Мин аның белән бик горурланам. Их, сугыш турында үзе сөйләсен иде...
Әзерләде Дилә Махүтова, Пришиб урта мәктәбе укытучысы.
Фото: library.psu.ru
Читайте нас: