Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
17 октябрь 2020, 16:42

Василий Лялюкның туганнарын эзлиләр

Эзтабарлар солдат-якташыбызның туганнарын эзли. Аның безнең районнан булуы мәгълүм.

Сергей Яковлев исемендәге “Ориент” эзләнүчеләр отряды көзге экспедиция вакытында 4 медальон тапкан. Бу хакта “Сельская новь” гәзите (Татарстанның Аксубай районы) язып чыккан.
“Ориент” вәкилләре Уфаның “Правда” отряды белән берлектә Новгород өлкәсе Чудовский районының Мостки авылы янында үткән көзге экспедиция вакытында 16 сугышчының сөлдәләрен тапканнар, 4 медальонның 2сен экспертизага биргәннәр.
Шушы көннәрдә Казан экспертлары ике язуның берсен укуга ирешкән. Әлеге кәгазь кисәгендә шундый юллар бар: ЛЯЛЮК Василий Павлович, рядовой, 1923 елда туган, Башкорт АССРы, Благовар районы, Языково авыл Советы, Лотин авылы. Языково район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган.
Татарстан һәм Башкортстан эзтабарлары солдатның туганнарын эзли. Шушы уңайдан берәр мәгълүмат белүче булса, [email protected], http://vk.com/alinazarik адресы буенча бәйләнешкә керүләрен үтенәләр.
Читайте нас: