Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
15 октябрь 2020, 00:03

Исемнәре — безнең йөрәкләрдә

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре – Былышлы егете, кече сержант Айрат Галиев һәм өлкән сержант Зәлфир Әхтәмов пассажирлар утырган самолетны кулга төшергән террорчылар корбанына әйләнгән фаҗигале сентябрь төненнән соң 34 ел вакыт үткән.

Ел саен Уфа шәһәре буенча Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре һәм Росгвардиянең ветераннар советы һәлак булучыларның якын кешеләре белән аларның каберләренә бара. Быел да бу көн шулай билгеләнде. Росгвардиячеләр Кушнаренко районында Зәлфир Әхтәмовның тол хатыны Миләүшә Муллахмәт кызы белән очрашты. Ире фаҗигале вафат булганнан соң, ул ике улын ялгызы үстерә. Ә газизләре үсеп җиткәч, әтиләре сукмагыннан киткән – армиядән соң хокук саклау органнарында Туган илгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр.
Соңыннан росгвардиячеләр кече сержант Айрат Галиевның туган авылы – Былышлыда булдылар. Хезмәттәшләрен бер минут тынлыкта искә алганнан соң, каберенә чәчәк салдылар.
Сугышчан иптәшләребезнең якты истәлеге алдында баш иябез. Зәлфир Әхтәмов белән Айрат Галиевның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Читайте нас: