Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
10 октябрь 2020, 15:24

Яшьләрне үзләре артыннан ияртәләр

Шушы көннәрдә “Русия армиясенә, авиациясенә һәм флотына ирекле ярдәм җәмгыяте” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Благовар районы буенча урындагы бүлекчәсенең II чираттан тыш конференциясе булып узды.

Анда Русия ДОСААФы Башкортстандагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Гөлнара Мануйлина, Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары Алик Камалетдинов, Русия ДОСААФ әгъзалары катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – элек бу вазыйфаны башкарган Марат Шәяхмәтов үз вәкаләтләрен ирекле рәвештә туктатуга бәйле рәвештә, гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының яңа рәисен сайлау. Февральдән башлап Русия ДОСААФының Благовар районы буенча урындагы бүлекчәсе рәисе вазыйфаларын хәрби хәрәкәтләр ветераны Михаил Федоров башкарды, ул бу чорда үзен белемле җитәкче һәм оештыручы буларак күрсәтте, район хакимияте, урындагы “Юнармия” штабы белән тыгыз элемтәдә торды.
ДОСААФ делегатлары Михаил Викторовичны урындагы бүлекчә рәисе итеп сайлау өчен тавыш бирделәр. Оешманың яңа расланган җитәкчесенә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә энтузиазм һәм уңышлар теләделәр.
Шул ук көнне биредә тагын бер мөһим вакыйга узды. Районда “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе ачылды.
Бу уңайдан оештырылган утырышта катнашучылар алдында “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан республика бүлекчәсе җитәкчесе, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Альберт Нияз улы Шаһиморатов чыгыш ясады. Альберт Нияз улы локаль сугыш һәм хәрби конфликтлар ветераннарын берләштергән “Сугышчан туганлык”ның төп бурычлары турында сөйләде — бу тарихи хәтерне саклау, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Аның сүзләренә караганда, бүген 28 шәһәр һәм районда “Сугышчан туганлык”- ның урындагы бүлекләре булдырылган, алар уңышлы эшли. Ул Благовар районында да оешма куйган бурычларны үтәр дигән ышаныч белдерде. Альберт Нияз улы “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының бүлекчә җитәкчесе итеп Михаил Федоровны сайларга тәкъдим итте. Киңәшмәдә катнашучылар барысы бер булып әлеге кандидатура өчен тавыш бирделәр.
Бу чараларның ахыргы һәм күңелле этабы Языково мәктәбенең ОБЖ укытучысы, сугыш, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннарының район комитеты рәисе, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннарының республика советы әгъзасы Александр Панаринны Башкортстан Хәрби-диңгез флотының пехота һәм спецназ ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән “Актив патриотик эш өчен” медале белән бүләкләү булды. Медальне аңа тантаналы шартларда Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары Алик Камалетдинов тапшырды.
P.S. Гәзитнең чираттагы санын чыгарганда Александр Павлович Панаринның көтмәгәндә вафат булуы турында хәбәр килде. Без дә якын кешеләре, дуслары һәм хезмәттәшләре белән бергә кайгырабыз һәм аларның авыр югалту хәсрәтен уртаклашабыз. Аның турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Читайте нас: