Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
5 октябрь 2020, 10:30

Туймазы районында тарихи сугыш вакыйгалары тергезелде

Бүген Туймазы районының Райман авылында “Алар Ватан өчен көрәште” хәрби-тарихи фестивале үтте.

1943 елда Днепр елгасы өчен алышны хәрби-тарихи реконструкцияләү фестивальнең төп вакыйгасы булды. Бу алышта Туймазы районы кешесе Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдинов та катнашкан, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Тарихи вакыйгаларны реконструкцияләүдә катнашырга Русиянең 8 төбәгеннән реконструкторлар һәм Башкортстанның эзләнү отрядлары әгъзалары җыелды.
“Днепр өчен көрәш”не тасвирлау өчен совет һәм немец хәрби техникасы, минометлар, пулеметлар китерелгән.
Фестивальдә интерактив мәйданчыклар, күргәзмәләр эшләде. Моннан тыш, мотокроссменнар чыгышлары, тантаналы концерт күрсәтелде.
Хәрби-тарихи фестивальне оештыру бу проектның Башкортстан Башлыгының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә грантлары конкурсында җиңүе һәм аның Башкортстанның Гражданлык җәмгыятенә булышлык итү фонды ярдәме аркасында мөмкин булды.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: