Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
24 сентябрь 2020, 00:46

Нәни геройлар бүләкләнде

22 сентябрьдә Баш федераль инспектор “Кайнар йөрәк” Бөтенрусия иҗтимагый-дәүләт инициативасының 6 номинантына күкрәк билгеләре тапшырды. Тантананы ачып, Михаил Закомалдин кыю балаларны тәрбияләүче ата-аналарга рәхмәт белдерде.

"2013 елның ноябреннән Русиядә социаль әһәмиятле проект - "Кайнар йөрәк" Бөтенрусия иҗтимагый-дәүләт инициативасы тормышка ашырыла. Быел 85 төбәктән 973 дәгъвачы арасыннан бүләкләнүчеләр кандидатуралары сайланды. Бүген залда яшь егетләрне күрәбез. Әмма алар барысы да өлкәннәр булдыра алмаган гамәлләр кылган. Кемдер янгыннан кече энеләрен һәм апа-сеңелләрен, кемдер суга батучы иптәшләрен үлемнән коткарган. Мин Сезгә кыю адымнарыгыз, яшегезгә карамыйча, барыгызның да ныклы характерыгыз өчен рәхмәт белдерәм ", - дип ассызыклады Баш федераль инспектор.
Бүләкләнүчеләр арасында укучылар һәм студентлар бар иде. Номинатлар үзләрен герой дип санамый. Әмма аларның гамәлләре, һичшиксез, тәвәккәллек, батырлык һәм үз-үзләрен корбан итү үрнәге. Бәләбәй районыннан сигез яшьлек Милена Новикова янган өйдән үзенең кече туганнарын һәм 11 айлык сеңлесен коткарган. Әлшәй районыннан Рәмзил Шәрипов баткан авылдашын елгадан тартып чыгарган. Уфадан Дмитрий Давытюк батып баручы сигез яшьлек кызны коткарган. БДУ студенты Дэвид Әхмәтҗанов үз вакытында янгын чыккан гаиләгә ярдәмгә килгән. Бөтенрусия инициативасы дипломнары үз куркуларын, авыруларын җиңә алган, яки моны башкаларга эшләргә ярдәм иткән кешеләргә дә тапшырыла. Бүген күкрәк билгесе Александра Курамшинага тапшырылды. Кыз сирәк авыру белән чирли, әмма үзенең көннәрен яңа белем, иҗат, аралашу белән тулыландырып, тулыканлы тормыш белән яшәргә тырыша. Быел бу федераль бүләккә 185 кеше дәгъва итте. Шуның җидесенә һәлак булганнан соң тапшырылды.
Фото:glavarb.ru
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: