Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
22 сентябрь 2020, 18:44

Һәркем аларны искә алып үтә

Языково авылында уллары һәм туганнары Әфганстанда, Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә һәм суга баткан “Курск” көймәсендә һәлак булган хатын-кызларга багышланган Әниләр аллеясе барлыкка килде.

Солдат-җиңүче һәйкәле территориясендә хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган благоварлылар турында истәлек билгесе буларак биш миләш утыртылды. Һәр куак янында солдатларның фамилияләре язылган табличкалар куелды. Болар – якташларыбыз Кузьмин Сергей Николаевич, Бондаренко Василий Викторович, Хәсәнов Илдар Мәрвән улы, Мөхәммәтгалин Руслан Рәис улы, Гесслер Роберт Александрович.
Благовар районы – “Башкорт- стан Республикасы әниләре” җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылган “Әниләр аллеясе” социаль-әһәмиятле проектка кушылган икенче район. Чара район хакимияте һәм ДОСААФ ярдәмендә үткәрелде.
Тантаналы чарада һәлак булган солдатларның әниләре һәм туганнары, хакимият башлыгы М.А.Йосыпов, “Башкортстан Республикасы әниләре” коммерциягә карамаган авто- номияле оешмасының күзәтү советы рәисе Д.Т.Фәрәхова, Русия ДОСААФының БРдагы төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Г.И.Мануйлина, Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары А.Ф.Камалетдинов, ДОСААФның урындагы бүлек җитәкчесе М.В.Федоров, юнармиячеләр катнашты.
Район хакимияте башлыгы, мондый проектлар буыннар бәйләнешен ныгыта, яшьләрне Туган илебез белән горурланырга, якташларыбызның батырлыгы турында истә тотарга өйрәтә, дип билгеләде.
— Әтием, хәрби хезмәткәр буларак, чын солдат башкалар аның турында оныткан очракта гына үлә, ди торган иде. Районда батырларыбызның истәлеген мәңгеләштерү эше киләчәктә дә дәвам итәчәк, — диде Марат Азамат улы.
Агач утыртыр алдыннан җыелучыларга район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге начальнигы А.Р.Мофазалов мөрәҗәгать итте, ул проектның асылын аңлатты һәм, бүген утыртылган аллея ана образыннан да изгерәк һәм күркәмрәк бер нәрсә дә юклыгына дәлил булып торачак, дип белдерде.
Чарага килгән әниләр исеменнән “Курск” су асты көймәсендә һәлак булган Роберт Гесслерның әнисе Розалия Закир кызы (рәсемдә) проектны оештыручылар исеменә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Әниләр аллеясе”н ДОСААФның урындагы бүлек җитәкчесе Михаил Федоров кул астындагы “Юнармия” отряды шефлыкка алган. Киләчәктә бу истәлек-ле урын тоташ территорияне ямьләп торыр, һәм киләчәк буын вәкилләре һәлак булганнарның батырлыклары турында искә алып кына калмаячак, ә тыныч күк йөзе астында табигать матурлыгы белән дә хозурланачак. Ә көзләрен кояшта янып торган миләш тәлгәшләре Мәңгелек ут ялкынын хәтерләтәчәк.
Читайте нас: