Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
16 сентябрь 2020, 16:14

“Вакыт елгасы”на кемнәр кушылыр?

Фестиваль барышында тамашачылар XI гасыр славяннарының көнкүреше, мәдәнияте һәм хәрби традицияләре, күчмә башкортлар тормышы, XVII гасырда дәүләт эшендә хезмәттә булган кешеләр, 1812 елгы Русия армиясе лагерьлары, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары вакыйгалары белән танышачак.

Реконструкцияләр аша Петр I заманына да, Бөек Ватан сугышының соңгы, Җиңү китергән аена да күз салып булачак. Халык кәсепләре үрнәкләре, борынгы уеннар, үткән чорларның музыкаль мәдәнияте тәкъдим ителәчәк.
Быелгы фестиваль форматы буенча мәктәп укучылары өчен укыту чаралары да уйланылган. 17-18 сентябрьдә укучылар туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча квестларда, конкурс һәм ярышларда катнашачак. 19 сентябрьдә тарихи тематика буенча чыгышлар, интерактив мәйданчыклар, осталык дәресләре белән баетылган туристик көн оештырылачак.
Чараны үткәрү урыны – “Бөре кальгәсе” тарихи паркы.
Керү бушлай.
Фото: “Рейд” хәрби-тарихи клубы.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru.
Читайте нас: