Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
15 сентябрь 2020, 17:01

“Юнармия” тулыланды

Районда “Юнармия” Бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәте үсеш ала. Шушы көннәрдә аның сафлары Языково мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары исәбенә 11 кешегә артты.

ДОСААФның урындагы бүлегендә “Бар шундый һөнәр – Туган илне саклау!” Бөтенрусия акциясен үткәрү кысаларында укучыларны “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына тантаналы кабул итү үтте. Традиция буенча Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады, залга юнармиячеләр флагын алып керделәр. Шуннан соң яңа әгъзалар ант бирде: батырлык, кыюлык һәм иптәшләрчә үзара ярдәм традицияләрен дәвам итәргә, үзеңнән көчсезләрне якларга, гаделлек һәм дөреслек хакына бөтен сынауларны үтәргә, Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырларны онытмаска, Русиянең лаеклы гражданнары булырга, юнармияче исемен горурлык һәм намус белән йөртергә.
Яшь юнармиячеләрне тормышларында истәлекле вакыйга уңаеннан Русия ДОСААФының БРдагы төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Гөлнара Мануйлина, район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге начальнигы Азат Мофазалов тәбрикләде. ДОСААФның урындагы бүлек җитәкчесе Михаил Федоров юнармияче значоклары һәм таныклыкларын тапшырды.
Яңа әгъзаларны котларга Октябрьский шәһәре шәһәр округының урындагы бүлеге юнармиячеләре (җитәкчеләре – штаб начальнигы Артем Авзалов) килгән иде. Чараның тантаналы өлешеннән соң алар Русия армиясе тарафыннан хәрби хәрәкәтләрдә һәм бәрелешләрдә кулланылган коралларны күрсәтте һәм алар турында җентекле сөйләде.

Читайте нас: