Рута Руденко башкаруындагы “Журавли” җырын беркем дә тыныч кына тыңлый алмагандыр. Нәкъ шушы җыр озатуында чарада катнашучылар обелискка чәчәкләр һәм веноклар салдылар, соңыннан, бер минут тын калып, Туган илебезне фашист илбасарларыннан саклап гомерләрен фида кылучыларны искә алдылар.
Авылдашлары алдында обелиск төзү һәм урнаштыру эшен башлап йөрүче, авыл Советының элекке башлыгы Фердинат Мөлеков та чыгыш ясады. Ул үзенең башлангычын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүчеләрнең һәрбарчасына – авылдашларына, Агардыда туып үсеп бүген читтә яшәүчеләргә, спонсорларга, авыл биләмәсе хакимиятенә олы рәхмәтен җиткерде.
Баксаң, Фердинат Фәтхетдин улының фикердәшләре һәм ярдәмчеләре бик күп булган икән. Берәүләре акча җыю, төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә ярдәмләшсә, икенчеләре башка эш этапларында, сугышта катнашучыларның, яу кырында ятып калганнарның һәм Җиңү яулап кайтучыларның исемлеген төзүдә һәм дөресләүдә актив катнашкан. Нәкъ менә һәммәсенең бердәмлеге, үзара ярдәмләшеп эшләве аркасында Агардыда шушы һәйкәл барлыкка килгән дә.
Бу көнне чарага чакырылган кунаклар арасында Языково авылыннан шәхси эшкуар Гарик Дилоян да бар иде. Ул һәйкәлне ясаган өчен бер тиен дә алмаган. Г.Дилоян, агардылылар әлеге канкойгыч сугыш батырларының истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкарды, бу гамәлләре олы ихтирам һәм мактауга лаек, диде.
Җыелучылар алдында шулай ук Фирдәвес хәзрәт Смаков та сүз тотты һәм обелиск төзү һәм урнаштыруда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан авылның ихтирамлы кешеләре, кунаклар сүз алды. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар барысына да кабатланмас бәйрәм атмосферасы бүләк итте, алар башкаруында җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр күрсәтелде.
... Мәрмәр плитәдә мәңгелеккә яу кырында ятып калган 178 кешенең һәм туган авылына җиңү яулап кайткан 58 фронтовикның фамилияләре язылган.
Бу обелиск якташларының батырлыгына хөрмәт, Җиңү хакына сәламәтлекләрен һәм гомерләрен дә аямаган сугышта катнашучылар турында истәлекне саклау билгесе булып тора. Киләчәк буыннарга бүләк ителгән тынычлык һәм азатлык, бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен без алар алдында гомергә бурычлы.