Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
8 сентябрь 2020, 18:30

Яшь шәйморатовчы булу — горурлык!

Башкортстан мәктәпләрендә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныфлар оештырылды.

Республика Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Сыйныфлар Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназия-интернатында, Уфаның 44нче һәм 162нче “Смарт” полилингваль күппрофильле мәктәпләрендә барлыкка килде. Бу мәктәпләрдә Шәйморатовка багышланган кабинет-музейлар булдырылачак. Шәйморатовчылар сыйныфларында укучыларның бердәм мәктәп формасы планлаштырыла, ирешкән уңышлары өчен алар “Яшь шәйморатовчы” билгесе белән бүләкләнәчәк.

Укучылар, юл картасына ярашлы, Шәйморатов исемендәге сыйныфларга 2020 елның августында кабул ителде. Сыйныф укытучылары өчен һөнәри тренинглар оештырыла. “Шәйморатовчылар”га тантаналы рәвештә багышлау 11 октябрьдә, Республика көнендә оештыру планлаштырыла.

Сыйныфларны оештыру һәм эшләү мәсьәләләре белән Хөкүмәт вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендәге ведомствоара координация төркеме шөгыльләнә. Шәйморатовчылар сыйныфларын булдыру буенча чараларның тулы исемлеге боерыкка кушымта итеп бирелә.

Фото: bashinform.ru
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: