Благовар хәбәрләре
+24 °С
Дождь
ВКОК
Патриотик тәрбия
22 Июля 2019, 08:53

Егетләр Туган ил сагында

Язгы чакыру кампаниясе йомгаклары буенча Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә Башкортстаннан 4970 егет алынган. 1992-2001 елгы гражданнарны хәрби хезмәткә алу республиканың һәр районында оештырылган 69 чакыру комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган.

Язгы чакыру кампаниясе йомгаклары буенча Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә Башкортстаннан 4970 егет алынган. 1992-2001 елгы гражданнарны хәрби хезмәткә алу республиканың һәр районында оештырылган 69 чакыру комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган. 20483 кешегә повестка таратылган булса, шуның 6805е армиягә алынган, 4191е чакырудан азат ителгән, 9628 кешегә кичектерү вакыты бирелгән. 57 кеше чакыру комиссиясенә килмәгән.
Медицина комиссияләрен 20426 кеше үткән, шуның 69,6%ы хәрби хезмәткә яраклы дип табылган, шул исәптән кайбер чикләүләр белән. БРның хәрби комиссары Игорь Харченко билгеләвенчә, Русия Кораллы Көчләре Генеральный штабының гаскәрләрне яшь солдатлар белән комплектлау буенча наряды тулысынча үтәлгән. Ул чакыру кампаниясен үткәрү барышында очраган проблемалардан менингококк һәм пневмококк инфекциясенә каршы вакциналарның җиткелекле булмавын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә водительләр әзерләү сыйфатының түбән булуын билгеләде. Мәсәлән, студентларның 10% ы гына имтиханны ЮХХДИгә беренче баруда тапшыра. Аннан тыш, кылган җинаятьләре өчен хөкем ителү вакыты чыккан призывниклар саны арта бара.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас