Мемориалның тәүге ташы былтыр Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнендә - 29 гыйнварда салынган иде. Архитектур-сынлы композициянең нигезендә көрәш, рух ныклыгы һәм каршы тору идеясе ята.
Чарада, шулай ук, Русиянең баш раввины Берл Лазар, Русиянең Яһүд берләшмәләре федерациясе президенты Александр Борода да катнашты.
- Һәйкәл салу - изге эш, ләкин иң мөһиме йөрәкләребездә каһарманнар турында истәлекне саклау, шул чакта бүген искә алган фаҗигаләр дә кабатланмас. Кызганычка каршы, Сопротивлениенең күпчелек геройлары исемен ачыклау мөмкин түгел, бик азларга гына исән калырга насыйп була. Әйе, алар - корбаннар, ләкин шул ук вакытта һичшиксез җиңүчеләр дә. Без аларның һәрберсе алдында баш иябез.
Холокост - төзәлмәс яра, куркыныч сабак, бүгенге һәм киләчәк буыннарга кисәтү. Кешелеккә каршы булган мондый фаҗигаләр онытылырга тиеш түгел. Киләсе елга Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләячәкбез. Бурычыбыз - алдагы буыннарга сугыш, халык батырлыгы турында бөтен дөреслекне җиткерү, - диде Владимир Путин.