Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
15 Май 2019, 13:49

Онытырга хакыбыз юк

Сынташтамак авыл китапханәсендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чара үтте. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, фронтовикларның тол хатыннарына һәм тыл эшчәннәренә хөрмәт күрсәтелде.

Чыгыш ясаучылар – алып баручы, китапханә мөдире Гөлфия Зарифуллина, Күчәрбай авыл биләмәсе башлыгы Радик Фәрхетдинов, Сышташтамак зонасының ветераннар советы рәисе Әнисә Йосыпова бүгенге тыныч күгебез өчен бәйрәм сәбәпчеләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңыннан, бер минут тын калып, яу кырында башын салган яугирләрне, тыныч тормышта вафат булучыларны искә алдылар. Әйтергә кирәк, Әнисә апа, олы яшьтә булуына карамастан, авылда үткән бер генә чарадан да читтә калмый, бу юлы да кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәткән.

Сынташтамак авыл Советыннан фронтка 257 кеше киткән, шуларның 58е генә исән-сау әйләнеп кайткан. Бүген биредә Бөек Ватан сугышында катнашучылардан беркем дә калмаган. Ирләре сугышта һәлак булган Рәйханә Сайранова, Әкълимә Хисаева, Фәүзия Әхмәтшина, Әнисә Ганиева да сәламәтлек торышлары буенча бәйрәмгә килә алмады. Әмма, башка тыл эшчәннәре кебек үк, бу хөрмәтле ак әбиләргә дә котлау теләкләре барып ирешкән, бәйрәм спонсорлары Булат Йосыпов белән Фидан Хәмәдиевтан бүләкләр тапшырылган.

Авыл активистлары, сугыш батырларының варислары бәйрәм уңаеннан укучы балалар, үзешчән сәнгать осталары катнашлыгында матур концерт әзерләгән иде. Сугыш турында бик күп шигырь, җырлар яңгырады, сәхнә күренешләре күрсәтелде. Залда утыручы өлкән яшьтәге хатын-кызлар сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорларны искә төшереп хатирәләргә бирелде, күзләре яшьләнде...

Концерттан соң 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган обелискка чәчкә салдылар.

Чара артабан чәй табыны артында дәвам итте. Чал чәчле әби-бабайлар

бер-берсе белән аралашу шатлыгы кичерде, чөнки алар тормышында хәзер бүгенгедәй очрашып сөйләшүләр еш булмый.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: