Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
15 Май 2019, 13:51

Ата-бабаларыбызга Җиңү өчен рәхмәт!

Кояшлы 9 май иртәсе. Район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар, чәчәкләр һәм шарлар тотып, төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Җиңү көнен билгеләргә чыкты.

Соңгы елларда митингка хәрби еллар киемнәрендә килүчеләр күбәйде. Һәм гимнастерка, пилотка кигән, ә үзләре тирә-юньдәгеләрне игътибар белән күзәткән, Җиңү бәйрәме бөеклеген үзләрендә тойган малай-кызларны күрү шундый күңелле. Алар үзләре бәйрәмнең бер бизәге. Яшь армиячеләр формасындагы егет-кызлар, матур итеп киенгән укучы балалар, предприятие һәм оешмалар коллективлары, районның рәсми вәкилләре урам буйлап “Үлемсез полк” сафында үтте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митингны котлау сүзләре белән район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов ачты. Бәйрәмдә катнашучыларны, шулай ук, Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссариаты бүлек начальнигының өлкән ярдәмчесе Ю.В.Павленко, хезмәт ветераны Л.И.Тупицо котлады. Күптәннән килгән гадәт буенча бу көнне РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылучы егетләргә дә хөрмәт күрсәтелә. Бу юлы алар 12 кеше булды, аларга Языково урта мәктәбе укучылары бүләк тапшырды.

Өстәмә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар әзерләгән әдәби-музыкаль композиция бәйрәм атмосферасын тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә Мәдәният сарае хезмәткәрләре күрсәткән театраль тамаша ел саен җыелучыларда зур соклану уята, аларның һәркайсы үзенә башка һәм кабатланмас, чыгыш ясаучылар шулкадәр оста уйный ки, хәрби чор бар чынбарлыгы белән күз алдына баса.

“Җиңүче солдат” һәйкәленә чәчәк салганнан соң, барысы тын калып сугыш батырларын искә алды. Ә зәңгәр күккә җиңү салюты күтәрелде. Тантанадан соң да халык таралышырга ашыкмады, истәлеккә фотога төштеләр, хәрби еллар музыкасын тыңладылар.

Җиңү бәйрәме югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Аны әзерләүчеләр һәм үткәрүчеләр – район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлегенә, ветераннар советына, мәдәният бүлегенә, мәгариф бүлегенә, район элемтә узелына, Языково авыл Советы хакимиятенә, “Үлемсез полк” хәрәкәте координаторы Б.М.Лынникка һәм, гомумән, тынычлык сөюче, Бөек Җиңү идеясенә тугры халкыбызга зур рәхмәт. Илебезгә ябырылган дошманны тар-мар иткән ата-бабаларыбызга рәхмәт һәм мәңгелек дан! Ә безгә, аларның эшләрен дәвам итүчеләргә, совет солдатлары үз гомерләре бәрабәренә яулаган җиңүнең кадерен белергә, һәлак булганнарның истәлеген хөрмәт итәргә кирәк...

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: