Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
13 Май 2019, 13:34

Сезнең батырлыгыгыз үлемсез…

Узган ел “Зур десант-2018” экспедициясе – илнең Оборона министрлыгы, эзләнүчеләр хәрәкәте, төрле илләр дайверлары һәм Рус география җәмгыятенең берлектәге колачлы эше – вакытында дайверлар Керчен култыгында аңа көньяктан һәм төньяктан керү урынында су төбен тикшерү эшләре үткәрде һәм Керчен-Эльтиген десант операциясе көннәрендә югалтылган йөзү чаралары, самолетлар һәм башка техниканы эзләү белән шөгыльләнде.

Керчен култыгындагы эзләнүләр нәтиҗәсендә бер объект дайверларның игътибарын җәлеп итә. Ул СССРның 1943 елның 4 ноябренә каршы төндә югалган СК-053 сак катеры булып чыга.
Керчен-Эльтиген десант операциясе вакытында югалган катерда унике кеше була. Судно минада шартлый. Экспедиция 2018 елның җәй башында ук тәмамланса да, катерны тикшерү эшләрен күптән түгел генә төгәлләгәннәр. Ул җитмеш елдан артык су төбендә яткан. Архивларга мөрәҗәгать итеп, экипаж әгъзаларының исемлеген табуга ирешәләр. Алар арасында безнең якташыбыз, өлкән кызылфлотчы, моторист Вахитов Исхак Сәрвәретдин улы да була. Ул тумышы белән Кашкалаша авылыннан.
— Ул 1941 елда Мәскәү шәһәре өчен барган каты алышларның берсендә хәбәрсез югалган картәтием Исмәгыйль Вахитовның бертуган энесе, — дип сөйли сугышчының туганы Альмира Әфтәх кызы Ногыманова. — Исхак Вахитов 1943 елдан хәбәрсез югалган булып санала. 19 апрельдә 100 яше тулган булыр иде. Ә нәкъ шушы көннәрдә гаиләбезгә аның турыда хәбәр килеп иреште. Шатлыгыбызның чиге юк... Моның 9 май бәйрәме һәм тууына 100 ел тулу алдыннан булуы безнең өчен икеләтә истәлекле. Эзләнүчеләргә, атап әйткәндә, Александр Шестериковка, Александр Елкинга, Олег Пастуховка, Олег Абдуллинга, Илдар Бикбаевка, “Зур десант-2018”гә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Исхак 1939 елдан Кара диңгез флотында хезмәт итә. 1941 елда туган авылына отпускка кайтып әйләнә. Армиядә чагында илдә сугыш уты кабына. 1942 елда хәрби хезмәтләре өчен “Севастопольне обороналаган өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 1943 елда гаиләсенә кызылфлотчы Исхак Вахитов хәбәрсез югалды дигән язу килә... Әмма солдатларның туганнары гомерләренең соңгы көненә кадәр Исмәгыйль белән Исхакның исән-сау әйләнеп кайтырына өметен өзми. Шушы бер гаилә кайгысында миллионлаган ватандашларыбызның язмышы чагыла...
— Эзләнү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, судно минада шартлаган булырга тиеш, — дип сөйли үзенең социаль челтәрдәге битендә “Батарея 29 БИС” төбәк җәмәгать бүлекчәсенең суасты тикшеренүләре командасы җитәкчесе Александр Елкин. — Моңа кадәр документларда сакланган катер Эльтиген районында ярга чыгарып ташланган һәм артиллерия утына тотылган дигән фикер дөреслеккә туры килми. Табылган тимер кисәкләренә һәм алардагы маркировкага караганда, мәгълүм катер Икенче бөтендөнья сугышына кадәр төзелгән булган. Бронзадан ясалган детальләр: иллюминаторлар, компас, двигатель механизмнарының күбесендә 1938-1940 еллар күрсәтелгән. Һәлакәткә очрау вакыты бортта табылган 1943 елның октябрендә дөнья күргән гәзит белән раслана.
Александр Елкин журналистларга биргән интервьюсында белдерүенчә, су төбендә яткан суднолар гадәттә чыгарылмый. Идентификация ясау өчен нинди дә булса мәгълүмат табарга мөмкин булган өлешләрен генә алалар. Эзләнүчеләр, шулай ук, сугышка кадәр бу катерда СССР җитәкчеләре, шул исәптән Иосиф Сталин Кырымның матур урыннары белән сокланып йөрер булган дигән фикергә килгән. Табышны җентекле өйрәнү аркасында моның гади хәрби судно булмавына инанганнар. НКВДның чик буе сагына караган СК-053 катеры ярдәмендә сугышка кадәр озак еллар Кырымның Көньяк ярында дәүләтнең вазыйфалы кешеләренең дачаларын диңгездән саклаганнар. Бу катерга Иосиф Сталин, Климент Ворошилов һәм Семен Буденный утырганы булгандыр. Сугыш башлангач, катерны фронтка озатканнар.
Бүген исә судно экипажы билгесезлектән туганнарына кайтарылды. Табылган морякларның туган-тумачаларын эзләү һәм аларга якыннарының кайда югалуын хәбәр итү максатында эзләнүчеләр гаять зур эш башкарган. Алар солдатларның туганнарын Кырымга чакырып, Туган илебезне немец-фашист илбасарларыннан азат итү өчен кайсы урында кан койганнарын күрсәтмәкчеләр.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: