Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
13 Май 2019, 13:38

Хәтер мәңгелек

Җиңү көнен һәркайсыбыз зур шатлык һәм тирән тойгылар белән каршы ала. Безнең өчен бу үзенчәлекле бәйрәм, күк йөзебез аяз булсын өчен корбан булган сугыш каһарманнарын искә алабыз, аларның онытылмас батырлыгы алдында баш иябез һәм кыюлыгын, ватанпәрвәрлек хисен һәм көчле рухлы булуларын данлыйбыз.

Күчәрбай авыл Советының Сынташтамак зонасы ветераннар советы рәисе раславынча, элекке Сынташтамак авыл Советыннан фронтка 257 кеше алынган, шуларның нибары 58е генә туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән. Ни кызганыч, бүген аларның берсе дә исән түгел... Менә шундый аяусыз чынбарлык. Әмма алар турында истәлек рәхмәтле варислары хәтерендә мәңге яши.
Кулымда 1982 елдагы Җиңү көненнән калган фотография, анда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, якташларым — сынташтамаклылар. Мин саргая төшкән бу фоторәсемне бик еш кулыма алам, аннан баккан ветераннарны игътибар белән карыйм. Нинди соклангыч кешеләр булган алар! Һәркайсы— аяусыз сугышның бар авырлыгын үз иңендә күтәргән, яу кырында дусларын, иптәшләрен югалткан, шунда саулыкларын какшаткан герой, әмма тыныч тормышта алар искиткеч тыйнак, гади һәм ихлас булдылар. Берсенең дә батырлык кылуы, орден-медальләре турында мактанып сөйләгәнен, һаваланып йөргәнен хәтерләмим.
Ветераннар сафында әтием Мәкәрим Әхмәдуллин да бар. 18 яше тулгач 1943 елда аны фронтка алалар. Ул 346нчы укчылар дивизиясенең 268нче аерым пулемет батальоны составында укчы булып хезмәт итә. 1944 ел ахырында фашист илбасарларына каршы алышларның берсендә каты җәрәхәтләнә. 1945 елда демобилизацияләнә. Ватан алдында хәрби батырлыклары өчен “Праганы азат иткән өчен” медале белән бүләкләнгән.
Картәтием Зәкәрия Нуриев та Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул җиде баласын калдырып, фронтка китә. Икесе сугыш елларында ачлыктан һәм төрле авырулардан вафат була.
Бианамның әтисе Шәрип Хәмәдиевны 1937 елда золым корбаны була. Әмма, Германия Советлар Союзына басып кергәч, Шәрипнең биш улы да беренче чакырудан ук дошманны тар-мар итәргә фронтка китә. Салих Днепропетровск янында һәлак була, Рафик Ленинградны фашистлардан азат иткәндә хәбәрсез югала. Гүя алар калган туганнары Мәкәрим, Әүлияр һәм Фәрит туган илгә Җиңү белән кайтсын өчен үзләрен корбан итә... Мондый гаиләләр йөзләгән, меңләгән. Болар — сугыш якыннарын, туганнарын тартып алган, әмма сындыра алмаган гаиләләр.
“Сугыш кына булмасын” — сугыш утын үз күзләре белән күргән, аның бар авырлыгын үз иңнәрендә татыган әти-картәтиләребезнең, әни-нәнәләребезнең шулай еш кабатлаганын яхшы хәтерлим. Һәм бүген дә, Русиягә якын илләрдә күзәтелгән киеренке хәлләрне күреп, бу сүзләрне дога итеп кабатлый башлыйсың: “Сугыш кына булмасын!..”.
Фәндидә Әхмәдуллина, Языково авылы.
Читайте нас: