Генерал-майор М.Шәйморатов командалыгындагы данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында сугыша. 1942 елның октябрендә дивизияне Сталинград янына күчерәләр. Совет командованиесе “Уран” операциясен уйлап чыгара. Ул немец гаскәрләрен уратып алу белән тәмамланырга тиеш була.
Башкорт дивизиясе кергән сигезенче кавалерия корпусына үтә җаваплы бурыч йөкләтелә: башта ул 5нче танк армиясе карамагында була, ягъни кавалеристларны элита – танк гаскәрләре белән бер сафка куялар. Һәм кавалериягә чолганышта калган дошманны уратып алырга боерык бирелә.
Обливская станциясе – зур тимер юл узелы һәм аэродром өчен көрәш берничә атнага сузыла. Солдатлар да, боеприпаслар да кимүгә бара. Югалтулар зур булуга карамастан, төп бурычны үтәүгә ирешәләр: 24 ноябрьдә совет гаскәрләре 6нчы армияне һәм аның карамагындагы частьләрне тулысынча уратып ала, 260 мең кеше чолганышта кала. Ә 1 гыйнварда безнекеләр Обливская станциясен кулга төшерә.
Шушы алышларның берсендә әтием каты яралана. Аның янында гына бомба шартлый һәм бер ярчык аңа эләгә, шартлау мәлендә туфрак белән күмелә. Әмма бәхетенә аны хезмәттәшләре табып ала һәм яу кырыннан алып чыга. Бер айдан артык аңсыз хәлдә госпитальдә ята.
Соңыннан әйтүләренчә, табиблар аның терелүенә өметен өзгән була. Тик бер шәфкать туташы гына аларны солдатның көчле булуына, һичшиксез аңына киләчәгенә ышандыра. Һәм шулай булып чыга да. Үзенә икенче гомер бүләк иткән бу шәфкать туташына әтием гомере буе рәхмәт укыды. Сугыштан соң күпмедер вакыт ике арада хатлар да йөрде әле.
Савыгып аякка баскач, Сәйделислам Асаев Ленинград һәм 3нче Балтыйк буе фронтлары составында 310нчы укчылар Новгород дивизиясенең 1082нче укчылар полкы составында алгы сызыкка боеприпаслар ташучы булып хәрби юлын дәвам итә. Балтыйк буе республикаларын, Кенигсбергны, Польшаны дошманнан азат итүдә катнаша. Утлы юллар аша фашистлар оясына кадәр барып җитә һәм Җиңүне Берлинда каршылый. Сугыш чорында әтием дүрт тапкыр яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен “Хәрби батырлыклары өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Тыныч тормышта исә кадерле кешем туган колхозында балта остасы булып эшли. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Агач эшләре белән дә мавыкты, кирәк икән, тимерлектә дә эшләде, оста итеп пима да басты. Шул ук вакытта шигъри күңелле кеше иде, шигырьләрен безгә кычкырып укулары бүгенгедәй күз алдымда. Әнием Гөлзирә Зыятдин кызы белән 51 ел гомер кичерделәр. Биш ул үстерделәр. Әтием, үзе турында якты истәлек калдырып, 75 яшендә вафат булды.
Асаевлар фашист илбасарларын җиңүдә зур өлеш керткән дип горурлык белән әйтә алам. Әтиемнең абыйсы Хөрмәтулла Асаев та сугышта катнашкан. Кызганычка каршы, 1942 елда якыннарына Хөрмәтулланың хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килә... Әниемнең ике абыйсы – Әюп белән Мидхәт Асаевлар да Туган илебез сагына баскан. Икесе дә медаль белән бүләкләнгән.
Без, Сәйделислам Асаевның биш улы, бар яклап та ата-бабаларыбызның лаеклы варислары булырга тырыштык. Бишебез дә Туган ил алдындагы уллык бурычыбызны үтәдек. Безнең армия хезмәте “стажы” 13 елдан артып китә.
Җиңү көнендә фронтовикларыбыз – әтиебезнең һәм картәтиебезнең портретларын тотып “Үлемсез полк” сафына басачакбыз, чөнки батырлар үлми, алар һәрчак безнең арада.
Рифхәт АСАЕВ. Языково авылы.