Ул – районыбызның почетлы гражданины, күп еллар инде Языково урта мәктәбендә һәм авыл хуҗалыгы колледжында бүгенге көндә аеруча мөһим мәсьәлә — яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен алып бара, җәмәгать эшләрендә ихлас катнаша. Укучылар белән очрашуларда Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән балачагыннан кызыклы вакыйгаларны искә алып сөйли, утлы сугыш юлын үткән буын турында якты истәлекне кадерләп саклау өчен солдатлар һәм тыл эшчәннәре батырлыклары турында моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар белән уртаклаша.
— Әйтегез әле, бүгенге мәктәп Сезне нәрсәсе белән җәлеп итә, ни өчен сөйләшү өчен нәкъ сугыш чорына туры килгән балачак темасын сайладыгыз?
— Беренчедән, әңгәмәләр үзем белем алган (мин аны еракта калган 1953 елда тәмамладым), шунда ук укытучы, завуч, директор булып эшләгән туган мәктәбемдә үтә. Бөтен хезмәт эшчәнлегем тегеләйме-болаймы мәктәпкә, кешеләр белән эшләүгә, халык алдында чыгыш ясауларга бәйле булды. Шунлыктан бүген дә һәрдаим мәктәпнең ничек яшәве белән кызыксынып торам, хәзерге заман укучыларының нинди булуын белергә телим. Икенчедән, мин сугыш чоры балалары буыныннан. 1928дән 1945 елга кадәр туганнарны рәсми рәвештә шулай атыйлар. Алар – әтиләре фронтка киткәч, сугыш авырлыгын әниләре, картәти-картәниләре белән беррәттән тылда “татыган” балалар. Сугышка кадәр туган абыемнарга һәм миңа күпне күрергә һәм кичерергә туры килде.
Нәкъ шушы теманы сайлавымның башка сәбәпләре дә бар. Педагогик тәҗрибәм буенча белүемчә, сугыштан соң мәктәпләрдә тәрбияви юнәлештәге бер генә чара да сугыш ветераннары катнашлыгыннан башка үтмәде. Үз гомерләре бәрабәренә дошманны җиңүләреннән, сугыштан соң илне аякка бастырудан тыш, алар сүз генә түгел, ә шәхси үрнәкләре белән яшь буынны тәрбияләү эшенә зур өлеш кертте. Әлеге батыр йөрәклеләр буыны үзенең тарихи миссиясен намус белән үтәде дип тулы ышаныч һәм горурлык белән әйтә алабыз. Кызганычка каршы, бүген аларның сафы сирәгәя бара. Шуның белән бергә яшьләр, укучылар белән эшләүдә мәгълүм бушлык барлыкка килә. Сугыш ветераннарына алмашка кем килер? Минемчә, аларны нәкъ мин югарыда телгә алган сугыш чоры балалары алмаштырырга тиеш. Чал чәчле ветераннарыбызның яшь буынга сөйләр сүзе бар, һәм шушы тәрбия потенциалын файдаланмасак, бигрәк тә мәктәпләрдә, безнең яктан зур хата булачак. Бүген, яхшы итеп уйланылмаган үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә мәктәпләрдәге бердәм укыту-тәрбия процессы бозылган бер вакытта, бу аеруча мөһим. Шушы ялгышлыкларны төзәтү өчен әлеге категория кешеләрне, Русиядә аларның саны 13 млн., ә республикада 200 мең тирәсе, аерым социаль төркемгә берләштерергә, тиешле статус бирергә, оештыру структурасын, “Сугыш чоры балалары” җәмәгать берләшмәләрен булдырырга кирәк. Бу мәсьәләләр барысы да законлы нигездә хәл ителергә тиеш. Русиянең 20дән артык төбәгендә “Сугыш чоры балалары турында” закон кабул ителгән, ә менә федераль дәрәҗәдә бу эш ни өчендер кичектерелә. Кайчан да булса безнең республикада да шундый закон көченә керер, дип ышанам. Без исә аны көтеп ятмаска, ә укытучыларга балалар белән тәрбия эшләре алып баруда ярдәм итәргә тиеш.
— Сез “Үлемсез полк” хәрәкәтенең райондагы кураторы булып торасыз, благоварлыларның анда катнашуы турында нәрсә әйтерсез?
— “Үлемсез полк” Җиңү көне кебек күз яшьләре белән сугарылган бәйрәмнең аерылгысыз өлешенә әйләнә бара. Район үзәге – Языково авылында гына түгел, ә башка торак пунктларда да үтә алар. Акцияне үткәрүдә укучылар, укытучылар һәм ата-аналар активлык күрсәтә. Ирекле нигездә районда аның урындагы бүлеге булдырылды. Узган ел митингка районда яшәүче 3,5 меңгә якын кеше чыкты, шул исәптән 1250 кеше, Языковода – 400дән күбрәк, портретлар тотып үтте. “Үлемсез полк” хәрәкәте Җиңү бәйрәменең әхлакый һәм рухи мәгънәсен тагын да тирәнәйтә. Бу көнне парадка чыгучылар нык дулкынлана, ирексездән күзләре яшьләнә. Бер сүз белән әйткәндә, югалту ачысы, һәлак булучылар турында якты истәлек барысын берләштерә. Шушы берчә тантаналы, берчә сагышлы минутларда без яу кырында ятып калган, безгә Бөек Җиңү бүләк иткән солдатларның арабызда булуын телибез. Бүгенге тыныч тормыш, зәңгәр күк йөзе өчен без аларга мәңге бурычлы. Алар безгә фоторәсемнәрдән бага. Без аларны күрәбез һәм ишетәбез. Шул минутларда күңелләрдә “Летят журавли” җырының сүзләре яңгыраш таба. Әлеге җыр образы — солдат каберендәге йолдыз фонында һавага күтәрелүче торна — юкка гына “Үлемсез полк”ның логотибы итеп сайланмагандыр.
— Борис Михайлович, Җиңү көне алдыннан районда яшәүчеләргә нинди сүзләр белән мөрәҗәгать итер идегез?
— Хөрмәтле райондашларым, 9 май – Җиңү көнендә митингка килегез, һәлак булган һәм яраланган сугышта катнашучыларның, ата-бабаларыгызның портретларын тотып, “Үлемсез полк”ка кушылыгыз. Шушы гадәти булмаган бәйрәм атмосферасын тоегыз, һәлак булганнар хөрмәтенә куелган мемориал һәм һәйкәлләргә чәчәк салыгыз, өйгә кайткач, Җиңүче-солдатларның якты истәлеге алдында бурычыгыз үтәлү хисен кичерерсез һәм Роберт Рождественскийның танылу алган “Реквием”ындагы “Это нужно не мертвым, это нужно живым” дигән юлларының мәгънәсен тулысы белән аңларсыз.
Сөйләшүгә йомгак ясап, шуны әйтергә телим. Бу мәкалә без сөйләшкәннәрнең бер бәләкәй өлеше генә. Үзенең хатирәләрен бөртекләп җыеп, благоварлыларны, шул исәптән әтисен сугышка озату моментларын, хатын-кызлар һәм үсмерләр иңенә тәү карашка күтәрә алмаслык авыр бурычлар салынуы турында яшьләргә җентекле сөйләп, ул яшь буынны булганның кадерен белергә өйрәтә. Ярдәмчел һәм тирә-юнегездә барган һәрнәрсәгә игътибарлы булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Борис Михайлович!