Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
15 апрель 2019, 11:32

Бурыч – тополь утырту

Районның урман тармагы да республика акциясенә кушылды. Благовар участок урманчылыгы, “Ригат+” җәмгыяте тырышлыгы белән Заречный авылы янындагы тополь посадкасы карт, корыган агачлардан чистартып, территорияне тәртипкә китереләчәк.

Тополь посадкасы корый башлаган иде, шуңа былтыр территорияне чистартып, туфракны яшь үсентеләр утырту өчен әзерләп калдырганнар. Ф.Ф.Зөлкәрнәев җитәкчелегендәге шәхси предприятие 3,5 гектар мәйданда эш башкарган. Былтыр утыртылган яшь наратлар кышны имин үткәргән, хәзер тополь үсентеләре утыртырга кирәк. Бу файдалы һәм мөһим эшне 5 апрельдә башлап җибәрделәр. Урманчылык директоры И.Н.Тангатаров әйтүенчә, яшьләрдә туган җиргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, авыл хуҗалыгы колледжы филиалы студентларын җәлеп иткәннәр. Егетләр артабан утырту өчен тополь чыбыкчалары әзерләүдә намуслы эшләгән. Мондагы өмәдә барлыгы 35тән күбрәк кеше катнашкан.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: